+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
13 сентябрь 2024, 05:20

Якты исеме – халык күңелендә!

Илеш районының Югары Яркәй авылында филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның халык язучысы Суфиян Поварисовның тууына 100 ел тулуга багышланган хәтер кичәсе узды

Якты исеме – халык күңелендә!Якты исеме – халык күңелендә!
Якты исеме – халык күңелендә!


      Чагу иҗаты, фидакарь хезмәте белән Илешне данлаган шәхеснең хәтер кичәсе кояшлы һәм август аенда гына була торган уңыш исе аңкып торган искиткеч матур көнне узды. Уфа кунакларын да Суфиян ага мактап җырлар язган ак каеннар сәламләде: Суфиян абыйның якыннары – кызы Клара Мирясова (Поварисова) белән оныгы Лилия Нигъмәтуллина чараның иң кадерле кунаклары булып, аларга зур хөрмәт күрсәтелде. Башкаладан Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Тәнзилә Дәүләтбирдина, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов, профессор, филология фәннәре докторы Илшат Насыйпов, танылган драматург Наил Гаетбаев, шагыйрә Фәния Габидуллина мәртәбәле кунаклар арасында булса, Татарстаннан Актаныш районының Ветераннар советы рәисе Нурулла Нурлыев килде.

      Хәтер кичәсендә Баймак районы делегациясе дә катнашты. Алар Илеш-Баймак дуслыгының 60 еллыгына багышланган чаралар кысаларында районга килгән иде.
Чараны Илеш районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Хәертдинов ачып, кичәгә җыелучыларны сәламләде һәм Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мос­тафинның сәламләү сүзләрен җиткер­де. Рамил Назим улы “Ак каенлы Илешем” район әдәби-иҗат конкурсында җиңүче­ләрне котлап, бүләкләр дә тапшырды. Конкурс нигезләмәсе буенча “Суфиян Повари­совның тормышы һәм эшчәнлеге” дигән те­­­мага шигырьләр, сәнгатьле уку, крос-сворд, электрон презентацияләр, буктрейлерлар, видеороликлар, эссе-уйланулар үзәк район китапханәсе сайтына куелып барды. Якташлар бәйгедә өч яшь категориясендә катнашты – 18 яшькә кадәр, 40 яшькә кадәр һәм 40 яшьтән өлкәннәр.
Бәйгегә Илеш, Кушнаренко, Баймак районнары, Уфа, Татарстанның Яр Чаллы шәһәре, Актаныш районында яшәүче­ләрдән эшләр кабул ителде.
Илеш районының шәрәфле шәхесе Суфиян Поварисовның исемен мәңгеләштерү максатында районда киң колачлы эшләр алып барыла. Туган якны өйрәнү музеенда экспозиция оештырылган, туган авылы Тыпыйда музей ачылган, быел Суфиян Поварисов исемендәге район премиясе булдырылды. Гөлфинә Сәлимова белән Илшат Сибәгатуллин әлеге премиянең беренче лауреатлары булды.
      Чараның иң дулкынландыргыч минутлары Суфиян абыйның кызы белән оныгы чыгышлары булгандыр. Алар икесе дә Суфиян Шәмсетдин улының олы йөрәкле, саф күңелле әти һәм картәти булуын әйтеп, үзләренең истәлекләре белән уртаклашты, Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафинга әтиләренең исемен мәңге-
лә­ш­терүдә башкарылган эшләр өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
      – Әтием сабыр, тыныч холыклы булды. Ул үз тырышлыгы белән барлык үрләрне яулады. Соңгы көнгә кадәр бик күп эшләде. “Бальзактан үрнәк алып, елына дүрт роман язарга максат куйдым”, дип әйткәне дә исемдә. Ул кабат-кабат төзәтеп язарга яратмады, күбрәк эшләп калырга тырышты. Әтием минем өчен һәрвакыт маяк булды. Аның әйткән киңәшләре әле дә күңелемдә саклана, колагымда яңгырап тора һәм мин шул киңәшләргә таянып яшәргә дә тырыштым. Әтиемнең оныклары, аларның балалары да аның үрнәгендә тырыш булып, белемгә омтылып яши. Мин әтиемне яратам, сокланам, горурланам һәм аның рухы каршында баш иям, – диде Клара Суфиян кызы.
Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Тәнзилә Дәүләт­бирдина әдипнең иҗатына тагын бер кат байкау ясады. Республикада Суфиян Повари­совның иҗатын өйрәнүгә, исемен мәңге­ләштерүгә күп көч салынуын, Уфада аның истәлегенә тактаташ ачылуын да әйтеп узды.
      – Илештә туып-үскән шәхесләрнең исемнәрен барлау, аларны онытмау, киләчәк буынга тапшыру максатыннан күп эш башкарыла. Күптән түгел генә Татарстанның халык шагыйре, Башкорт­станның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Миңнуллинга Шәммәт авылында бюст һәм музей ачу тантанасы узды. Бүген исә Суфиян Поварисовка багышланган чарада катнашабыз. Шушы юнәлештә актив эш алып барган Илеш районы хакимиятенә рәхмәт сүзләрен җиткерәм, – диде Тәнзилә Салих кызы.
Суфиян Шәмсетдин улының актив иҗат чоры “Кызыл таң” республика гәзитендә әдәби хезмәткәр булып эшләгәндә башлана. Журналист эше аны яңалыкны тиз күреп алырга, заманның кискен проблемаларын кыю яктыртырга өйрәтә. Шушы чорда ул әхлак, башка темаларга күпсанлы очерклар, мәкаләләр яза.
      “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәр­рире, филология фәннәре кандидаты, Башкорт­станның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Фаил Фәтхетдинов – Суфиян Поварисовның укучысы. Ул да үзенең иң якты истәлекләре белән уртаклашты: “Суфиян абый кебек кешеләр үзләренең әхирәткә китәсе көннәрен дә алдан сиземлиләр булса кирәк. 2016 елның 25 июнендә без аның белән телефон аша озак кына сөйләштек. Ул миңа үзенең “Ходай үзе бирде безгә бәхет көнен!” дигән поэма язып бетерүен сөйләде һәм аны нәкъ “Кызыл таң”ның 2 июль, шимбә санында бастырып чыгаруны сорады. Тавышы көр, күңеле күтәренке, алдагы көннәрдә ниндидер кайгы-хәсрәт булырга тиешлеге сизелми дә иде. Поэманың шул көнне дөнья күрәчәгенә вәгъдә бирдем һәм Казан шәһәренә командировкага кузгалдым, кайткач, поэма турында сөйләшер өчен аның фатирында очрашу турында килештек. 2 июльдә Казаннан Уфага кайтырга чыктык. Яр Чаллыга җитәрәк миңа Суфиян абыйның хастаханәгә эләгеп, кинәт вафат булуы турындагы кайгылы хәбәрне җиткерделәр. Рамазан аенда, ураза ае тәмамланырга өч көн калгач, ул безнең арабыздан мәңгелек йортына күчте. Шушы көнне, вәгъдәләшкәнчә, аның соңгы иҗат җимеше булган “Ходай үзе бирде безгә бәхет көнен!” поэмасы “Кызыл таң”да дөнья күрде. Күрәсең, ул үзенең нәкъ шул көнне бакыйлыкка күчәсен сизенгәндер”.
      Фаил Камил улы “Ак каенлы Илешем” бәйгесендә җиңүчеләргә “Кызыл таң” гәзитенең дипломнарын да тапшырды.
Суфиян Поварисов озак еллар дә­вамында Башкорт дәүләт универси­тетының филология факультетында укыта. Фән дөньясына ул шулай кереп китә һәм кандидатлык, докторлык диссертацияләрен уңышлы яклый. Яңадан-яңа фәнни хезмәтләр язу, студентлар һәм яшьләрнең фәнни һәм иҗади эшенә юнәлеш бирү, җитәкчелек итү, мәгариф өлкәсенә кагылышлы педагогика, тәрбия, мәдәният мәсьәләләрен колачлап язылган мәкалә­ләр, үзенең эшен дәвам итәрлек 200гә якын шәкерт тәрбияләү – боларның һәммәсен ул җаваплылык тоеп, яратып башкара. Бүген инде аның бик күп укучылары – үзләре дә яхшы остаз, укытучы. Суфиян Поварисов турында чынлап та “Шәхесләр тәрбияләүче шәхес” дип әйтеп була. Чарада әдипнең укучысы, Мифтахетдин Акмулла исемендәге БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы профессоры Илшат Насыйпов чыгыш ясап, укытучысы хакында күңеле түрендә йөрткән якты хатирәләре белән уртаклашты.
      Күренекле драматург, язучы Наил Гаетбаев Суфиян абый белән ныклы дуслыгы хакында истәлекләре белән бүлешеп, аның бик талантлы прозаик һәм драматург булуы турында сөйләсә, шагыйрә Фәния Габидуллина “Кызыл таң”да эшләгән чорында аларны иҗади дуслык бәйләве хакында бәян итте. Гомумән, “Ак каенлы Илешем” хәтер кичәсе Бөек Ватан сугышы ветераны, галим, көчле әдип Суфиян Поварисовның биографиясен, тормышын, иҗатын һәрь­яклап ачып, тамашачыларны таныштырудан тыш, хатирәләргә, истәлекләргә, җыр-моңга, шигырьләргә бай булды.
      Башкортстанның атказанган агрономы, Кушнаренко районының шәрәфле шәхесе Фәйләс Муллагалиев Суфиян Поварисов белән бәйле булган истәлекләре белән уртаклашса, Илеш районының Ветераннар советы рәисе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, районның шәрәфле шәхесе Анатолий Романов чыгышы ахырында Суфиян Поварисовны һәм Ватаныбызны яклаганда яу кырында башларын салган яугирләребезне бер минут тынлык белән искә алырга чакырды.
Суфиян абыйның яраткан җырларының берсе булган “Рәйхан” җырын Башкорт­станның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсидә Мостафина оста башкарып, аның рухына дога итеп ирештерсә, Башкорт­станның атказанган мәдәният хезмәткәре Илшат Сибәгатуллинның, Ирина Хафи­зованың җырлары да тамашачы күңеленә хуш килде. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвира Миңнегулова режиссерлыгында “Чагыл” халык театры Суфиян Поварисов әсәре буенча куелган “Авылымның алсу таңнары” спектакленнән өзек тәкъдим итеп, алкышларга күмелде. Ә инде Суфиян абыйның үзе исән чагында төшерелгән документаль фильмнан өзек карау күп­ләрнең күңелендә бөек әдипне сагыну хисләрен яңартты.
      – Кеше китә, истәлекләр кала... Халык күңеленә якты эз салган Суфиян ага шушы бәрәкәтле төбәктә нигез корган, балалар үстергән, агач утырткан, илен дошманнан саклаган, тыныч тормышта намусына тап төшерми халыкка хезмәт иткән. Шуңа күрә аны һәркайда хөрмәт итәләр, хезмәтләренә югары бәя бирәләр. Аның иҗаты, әсәрләре белән олы галимнәр дә, студентлар да, укытучылар, гади укучылар да бердәй кызыксына. Ул бүген дә фән әһелләре өчен олпат галим, укучы йөрәген яулаган язучы булып халык күңелендә яши.
Суфиян Поварисов калдырган олы мирас ике халыкның мәдәнияте күгендә якты йолдыз булып балкый. Әдип үзенең туган ягы белән бәйләнешне бервакытта да өзмәде. Ул бирегә еш кайтып йөрде. Һәркайтуында үзәкләштерелгән район китап­ханәсендә узган кичәләрдә, очрашуларда теләп катнашты.
Суфиян Шәмсетдин улының әсәрләре, туган районы Илешкә, аның кешеләренә мәдхия булып яңгырый. Әсәрләренең һәммәсенә тормышны яратып, иҗатыннан тәм табып яшәү рухы сеңгән. Сез дә, кадерле дуслар, тормыштан ямь табып, яңалыкка, алга омтылып яшәгез. Иҗат ялкыныгыз сүрелмәсен! Иминлек теләп калабыз! – дип тәмамлады кичәне оештырып алып баручы Клара Хәлиуллина.

Зөһрә ИСЛАМОВА.
Уфа – Югары Яркәй – Уфа.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас