"Узган ел, ниһаять, иң зур хыялларымның берсен тормышка ашырып, беренче сольный концертымны куйдым... Кичә генә булган кебек әле. Анда булган энергия, дәртнең очкыннары әле бүген дә бар. Концерттан соң бик күп хатлар, сүзләр килде. «Азат, нишләп концерт 1 генә көн?», «Тагын буладыр бит?», «Билет алып өлгерми калдык, Азат», «Башкалар кебек сез дә районнарга килсәгез, шәп булыр иде» һәм башка биик күүп җылы сүзләр, сораулар ишеттем. Бик зур рәхмәәт! Быел да куям, дуслар, сольный концертларымны. Үземнең моңа ничек сөенгәнемне белсәгез!!! Сабый кебек сөенәм! Шатлыклы хәбәрем дә бар! Бу елда Казан белән генә чикләнеп калмыйча, сезнең күп кенә сорауларыгыз буенча концерт программабыз белән районнарга да киләбез, Аллаһ боерса! Шәп программа, яңа җырлар да әзерлибез. Үзем өчен дә сюрприз моментлар күүп. Шуңа күрә, барыгызны да көтеп калам", дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Җырчыга иҗади уңышлар телик!
Фото: Азат Фазлыевның шәхси архивыннан.