Инклюзив театрның балалар составы узган ел башында Уфа коррекцион мәктәпләрендә белем алучы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалардан формалаштырылган. Ә 17 мартта, «Арт-Корылтай» форумы кысаларында, Михаил Бартеневның шулай дип аталган әкиятенә нигезләнгән «Мин бишкә кадәр саныйм» спектакленең премьерасы булды.
Спектакльдән соң форум кунаклары яшь артистларны озак алкышлады һәм аларны сәхнәдән җибәрергә теләмәде.
"Искиткеч спектакль, хәзер бу тема бик актуаль - төрле кешеләрне берләштерү, дус була һәм бер-берсен аңлый белүе. Монда балалар мөнәсәбәтләре генә түгел, иҗтимагый темалар да аңлашыла. Инклюзив театр - бу бик мөһим! Без һәрвакыт мондый эшләрне хуплау өчен чыгыш ясыйбыз ", - дип фикере белән уртаклашты тамашачы Ольга.
Маргарита Гомәрова Фотосы