+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
21 сентябрь 2024, 06:15

"Тау" сезне көтә!

Уфа "Нур" театры яңа - XXXIII иҗат сезонын премьера белән ачты.

"Тау" сезне көтә!"Тау" сезне көтә!
"Тау" сезне көтә!


Театр тамашачыларга Илдар Юзеев әсәрләре буенча режиссер, Дамир Сираҗиев исемендәге театр премиясе лауреаты һәм “Алтын битлек” милли театр премиясе номинанты Айдар Җаббаров куйган "Тау" спектакленең премьерасын тәкъдим итте.

Спектакльдә Башкортстанның халык артисты Рушат Мөдәрисов, Айдар Хөснетдинов, Башкортстанның атказанган артисты Чулпан Раянова, Илгизә Муллабаева, Башкортстанның атказанган артисты Айнур Баянов һәм башка артистлар уйный.

Премьера алдыннан тамашачыларны яңа сезон башлану белән Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисткасы Дамира Сәетова һәм Динар Тимершәехов котладылар.

Бәйрәм атмосферасы "Тау" әсәре авторының улы Салават Юзеевның килүе белән тулыландырылды. Шулай ук Яңавыл районыннан Илдар Юзеевның якташлары да сәламләү сүзләре һәм бүләкләр белән килгән иде.
Бу хакта "Нур" театры хәбәр итә.

Фото: ВК

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас