+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
22 сентябрь 2024, 12:08

Дилә Нигъмәтуллина китәргә булган

Ераккамы?

Дилә Нигъмәтуллина китәргә булганДилә Нигъмәтуллина китәргә булган
Дилә Нигъмәтуллина китәргә булган

Ул бу хакта социаль челтәрдә хәбәр иткән.

«Мин китәргә булдым, әмма кире кайтырга вәгъдә итәм. Шулай килеп чыкты инде, тыелган социаль челтәр иң активы булды, биредә – минем тугры һәм яраткан язылучыларым. Сторисларны яратып алып бардым, сезнең белән аралаштым. Әмма соңгы вакытта үз сәхифәмне теләмичә генә алып барам, мин моны кабул итә алмыйм. Мин бар нәрсәне дә теләп һәм рәхәтләнеп эшләргә яратам. Мин ял итәргә кирәклеген аңладым, ниндидер вакытка отпуск алырга булдым. Әлегә аның күпмегә – айгамы, ике айга, ярты елгамы сузылачагын белмим.

Әмма! Сезнең белән элемтәне бөтенләй югалтмас өчен, минем концертларым һәм чаралар турында ярдәмчем хәбәр итеп торачак. Минем сәхифәмне дә ул алып барачак. Кире кайтырга вәгъдә итәм. Әмма бөтенләй башка булып кайтачакмын. Бу – минем тормышымда яңа бүлек булачак», – дип язган җырчы.

Фото: Дилә Нигъмәтуллинаның шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас