Туган районында ул элегрәк балта остасы буларак киң билгеле иде, чөнки аның салган йортлары төбәкнең күп кенә авылларын, шул исәптән район үзәген, бүген дә бизәп тора. Аннары районның коммуналь хуҗалык тармагында хезмәт салды. Чакмагыштагы дустым белән чын мәгънәсендә горурланырлык: ул районның мәдәният өлкәсендә дә якты эз калдырып, дан казанган шәхес – Яңа Балтач авылы мәдәният йорты директоры булды, иҗатының чишмә башында оста биюче булып танылса, сәхнә тотып остаргач исә, мәдәни мохиттә сәләте виртуоз гармунчы сыйфатында ачылды. Алтмыш биш яшь үрен узган Феликс Шәех улы Якупов бүген – гармуннар ясаучы һәм төзәтүче танылган оста.
Әйткәндәй, яшел төстәге, “Чайка” маркалы хромка гармунын ул миңа бүләк итеп биргән иде. Ә бит оста бу “Чайка”ны очраклы гына табып ала – кемдер, кирәксез санап, аны чүплеккә ташлап киткән була. Бу җәһәттән шуны да әйтеп үтим, мондый гармун турында күптән хыялланып йөри идем. Өлкән гармунчылар белә булыр – утыз ел элек чыгарылса да, борынгы “Чайка”ның тавышы гаҗәп дәрәҗәдә яңгыравыклы, әмма иң мөһиме, безнең татар көйләрен барлык моңы белән ачарга сәләтле ул. Уйнарга “Кубань” гармунында өйрәндем, “Беларусь”, “Тульская” хромкаларын да туздырдым, әмма “Чайка”га җитми... Феликс оста, аны, кем әйтмешли, шөребенә кадәр сүтеп, тулысынча яңартты – планкаларын, тел төймәләрен, күреген алыштырды, аннары инде бизәп, заводтан чыккан хәлгә китерде.
Әмма яратып еш уйнагач, гармун да бирешә икән, ләкин тел яңгырау музыка коралы өчен куркыныч түгел, тәҗрибәле оста кулы тигәч, тел аһәңе элекке хәленә кайтты. Феликс останың бу кәсепкә керешүенә 18 ел. Үзе исәпләвенчә, бу чорда меңнән артык уен коралын сүтеп-җыйган, яңарткан. Гармуннарның барлык төрләрен дә, шул исәптән баян һәм аккордеоннарны да ремонтлый, Бөек Ватан сугышыннан бабаларыбыз трофей итеп алып кайткан немецларның авыз гармуннарына кадәр “теше” үтә. Шунысы үзенчәлекле, аңа эш әле дә күп – остаханәсенең киштәсе яңартуны көткән гармуннар белән тулы.
– Мине ремонт барышында заманча технологияләр һәм материаллар куллануым тоташ республикада таныта, – ди ул. – Күн эшләнмәләрен чит илдән кайтарту мөмкинлекләрен таптым, өстенлекне Италия материалларына бирәм – алар яңгырашны көчәйтә. Планкаларны беркеткәндә сыйфатлы җилем кулланам. Гармун каешларын үзем тегәм – махсус җайланмаларым бар. Кыскасы, ремонт эшләрен тулы циклда алып барам, югары сыйфат гарантиясен дә бирәм.
Феликс оста республикада яхшы билгеле, моның сәбәбе исә гади – соңгы чорда гармуннарга игътибар артты, чын мәгънәсендә, гармуннар авылларга кайта башлады. Кемнәрдер әтиләре, бабаларының иске уен коралларын табып ала да, Феликска яңартырга китерә. Бу яктан караганда, аеруча Бүздәк, Благовар, Туймазы районнары халкы актив икән. Феликс Шәех улы әйтүенчә, республиканың көньягындагы татар авылларыннан да төзәтергә гармун китерүчеләр күп.
Осталыгын камилләштерү максатында Чакмагышның гармун остасы коллегалары белән аралашып тора. Шуларның берсе – Айрат Харисов. Аның нәсел тамырлары Дүртөйле районының Исмаил авылына барып тоташа. Соңгы елларда Казанда гармун эшләү остаханәсе булдырып, тоташ Татарстанда гына түгел, Русиядә киң танылу алды, ни өчен дигәндә, гармун телләрен җиздән үзе ясый. Агымдагы елның июлендә Айрат Харисов иң билгеле гармунчыларны Казанда җыйды. Тантаналы чарада Башкортстан тальянчыларыннан Фән Вәлиәхмәтов, Феликс Якупов һәм Туймазыдан Илнур Газизов катнашты. Әйткәндәй, Илнур – чыгышы белән Чакмагыш тарафларыннан, Феликсның иҗатташ дусты. Бәйрәм кунаклары яраткан уен кораллары – тальянда күрекләр талганчы рәхәтләнеп уйнадылар, ихластан тәҗрибә уртаклашып, мондый очрашуларны киләчәктә Казан белән генә чикләнмичә, башка төбәкләрдә дә оештырырга кирәк, дигән фикергә килделәр.
– Тальян минем өчен татар рухын бар тулылыгында яңгыратуы белән якын, – ди Феликс Якупов. – Бу уен коралында уйнап дан казанган гармунчы, хәзер инде мәрхүм Рөстәм Вәлиевның осталыгына гомер буе сокландым, әйткәндәй, чарага аның легендар тальянкасын да алып килгәннәр иде. Самара төбәгенең билгеле тальянчысы, күптәнге танышым Мидхәт Әминев һәм башкалар белән очрашу да җылы тәэсир калдырды. Ә инде бәйрәм ясап, безне кунак иткән Айрат дустымның гармун ясауда осталык серләре миңа эшчәнлегемдә ныклы таяныч булыр, дип ышанам.
Соңгы елларда күбрәк гармуннар төзәтү белән мәшгуль булса да, моң остасы иҗаттан да аерылмый. Әйткәндәй, үзешчән музыка сәнгатендә Феликс Якупов сулагай гармунчы сыйфатында танылды. Уйнарга ул, әлбәттә, гадәти ысулда өйрәнә. Әмма вакыт үтү белән, уң кулдан уйнаганда көйне ачып җитмәгәне үзен сиздерә башлый. Төймәләргә басканда исә сул кулы өлгеррәк кебек тоела, бас төймәләре дә тиешле тембрны тота. Шуңа да уйнау манерасын тулысынча үзгәртеп, сулагай алымга күчә. Әйтергә кирәк, сәхнәдә чыгыш ясаганда тәүге мәлләрдә тамашачы моңа игътибар да итми. Кем әйтмешли, аны гармуннан агылган моң гына кызыксындыра. Ә һөнәр осталары – белгечләр исә уйнау үзенчәлеген шунда ук тотып ала, сул кул белән уйнаган гармун моңлырак, гармунчысы да остарак тоела.
“Сулагай” гармунчының төрле музыкаль чараларга ешрак чакырылуының сере дә шунда. Ә гармунчы кыстатмый. Соңгы елларда гына, мәсәлән, Феликс Якуповка район һәм республика, Татарстан дәрәҗәсендәге бәйге-конкурсларда чыгыш ясап, Чакмагышның оста гармунчысы исемен берничә тапкыр аклау насыйп булды.
Бу яктан үткән 2023 ел иҗади күтәрелештә аның өчен аеруча җимешле саналырга хаклы. 21 октябрьдә Свердловск өлкәсенең Әрәкәй милли-мәдәни комплексында халык милли уен коралларында башкаручыларның “Уйнагыз, гармуннар!” конкурсы үтте, анда Русиянең 6 төбәгеннән өч йөздән артык үзешчән сәнгать остасы катнашты.
Бу җәһәттән шуны ачыклап үтик: Әрәкәй авылы татар халык мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертүче төбәк буларак танылды, чөнки 2012 елда милли-мәдәни комплекс сафка баса, ике елдан соң биредә Русия дәрәҗәсендәге музыкаль бәйгеләр даими оештырыла башлый. 2023 елгы конкурста Башкортстан өчен Мәчетле, Чакмагыш районнарыннан үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясый, алар арасыннан Феликс Якупов гармунчылар бәйгесе җиңүчесе булып таныла.
– Безне Әрәкәй милли-мәдәни комплексы җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Салават Гобәев үзе тәбрикләде, минем өчен бу – зур горурлык, – ди Феликс. – Гомумән, чыгышымны жюри әгъзалары, тамашачылар бик тә җылы кабул итте. Чараны оештыручылардан Казан дәүләт сәнгать институтының музыка инструментлары кафедрасы мөдире, Татарстан телевидениесенең “Уйнагыз, гармуннар!” тапшыруының авторы һәм алып баручысы Наил Сәгъдиев белән таныштым, ул миннән интервью алды. Бәйгенең жюри составына Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, легендар тальянчы Фән абый Вәлиәхмәтов та кертелгән иде. Бу җәһәттән шуны әйтәсем килә: татар халык сәнгате өчен мондый җан атучылар булганда, гармуннар уйнар әле!
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.