«Әниләр
Кайтыр булсак әни яннарына,
Дөнья бетереп бүләк эзлибез.
Алар өчен баладан да тәмле,
Затлы бүләк югын белмибез.
Әнидән дә якын, кадерлерәк
Кеше бармы икән ул дөньяда?
Әллә ниләр эшлисе килә.
«Балам»! – диеп әйтеп куйса да.
Кояш кебек җылы, кайнар,
Әниләрнең генә кочагы.
Алар барда гына якты, нурлы
Нигез, йортыбызның учагы.
Нинди генә чагы булса да,
Көтеп гомерләре узса да.
Алар аны безгә сиздерми,
Бит очларын яшьләр юса да...
Әни – әни инде ул,
Нәрсә генә дисәң дә...
Үпкәләми үз баласына,
Буш кул белән кайтып керсәң дә!»