+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Вячеслав Добрынин вафат

Русиянең халык артистына 78 яшь иде.

Вячеслав Добрынин вафат
Вячеслав Добрынин вафат

Хәбәр итүләренчә, ул Мәскәү клиникаларының берсендә вафат булган. Аның, өченче тапкыр инсульт кичерү сәбәпле, 27 сентябрьдә госпитализацияләнүе турында без дә язган идек.

Соңгы елларда Вячеслав Добрынин җырламады, аның хәле авыр булган.

Добрынин – «Бабушки-старушки», «Казино», «Колдовское озеро», «Посидим, помолчим, погрустим», «Большая Медведица», «Живи, родник», "Не сыпь мне соль на рану", «На теплоходе музыка играет», «Не забыть этот день», «Прощай, со всех вокзалов поезда...», «Рыжий конь», «Я вас люблю», «Всё, что в жизни есть у меня», «Ты мне не снишься» кебек популяр җырлар авторы. Аның барлыгы меңнән артык җыры бар.

Беренче никахыннан кызы актриса, хәзер АКШта яши. Икенче никахтагы хатыны – Ирина Добрынина, архитектор.

 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: