+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
4 октябрь 2024, 04:35

“Көт син мине, гүзәл Агыйделкәй...”

Журналист, фронтовик-шагыйрь Бәдрүш Мокамайның тууына 115 ел Бәдрүш Мокамай (тулы исеме Бәдретдин Мөхәммәтҗан улы Мөхәммәтҗанов) 1909 елның 5 октябрендә Уфа губернасы Бөре өязе (хәзерге Дүртөйле районы) Каеш авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган.“Бәдретдингә – 7, энесе Кадригә 1 яшь тулгач (1916 елда), әтисе Мөхәммәтҗан Мәхмүтҗанов вафат булган. Әнисе Хафса ярлылыктан, тормыш авырлыгыннан йончыгач, Бадрак авылы кешесенә кияүгә чыгарга карар иткән, өч баласын да ташлаган. Улларының берсе Хәниф балалар йортына илтелә, ул анда үлгән. Әтием бераз вакыт картәтисендә тәрбияләнә. Картәтисе 1924 елда вафат була. Энесе Кадри һәм әтиемне Мөхәммәтҗан картәтинең бертуган энесе Хәкимҗан Мәхмүтҗанов тәрбияләп үстергән”, – дип сөйләгән иде Бәдрүш Мокамайның Бөгелмә шәһәрендә яшәүче кызы Линария Батырова.

“Көт син мине, гүзәл Агыйделкәй...”“Көт син мине, гүзәл Агыйделкәй...”
“Көт син мине, гүзәл Агыйделкәй...”
...Кечкенә Бәдретдин йорт яныннан ераграк китәргә, елга буйларына барырга һәм наратлар арасында җырлап йөрергә яраткан. Үзе ише бала-чагалар белән ындыр артларында качышлы уйнаган. Малайлар аны озак таба алмагач: “Бәдри, Бәдрүш, кая качтың? Чык инде”, – дип эндәшкән. Ә шук малай көлә-көлә яшеренгән урыныннан чыккан. “Бәдрүш” дип дәшүгә ризалыгын белдергән. Авылдашлары, яшүс­мернең башыннан сыйпап: “Исемең ничек әле?” – дип сораса, ул: “Бәдрүш!” – дип кенә җавап биргән.

Бәдрүш Мокамай Баешта җиде­еллык мәктәптә укый, үзен зирәк укучы итеп таныта. Аны үз эшен яратып башкаручы Хатмулла Салихов укыта, матур әдәбият белән кызыксындыра, малайда китапка карата мәхәббәт туа. Бәдрүш Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Шәехзадә Бабич, Һади Такташ шигырьләрен ятлый, сәхнәдән сөйли. “Мокамай” поэмасын сәхнәдән сөйлә­гәндә авыл халкы аңа: “Син үзең Мокамай!” – дип кул чаба, ә Бәдрүш, кызара төшеп: “Минем кешегә зыян иткәнем юк ла”, – ди. “Синең тормышың һәм яшәү юлың Мокамайныкы кебек”, – ди өлкәннәр.

Бәдрүш, залда утыручыларга мөрәҗәгать иткән кебек, поэмадагы шушы юлларны дәртләнеп кабатлый:

“Ак каенга асылынып
менгән кебек,
Мин тормышта һаман яктыга,
Югарыга таба юл алдым...

“Мокамай!” Бу кушамат Бәдрүшкә бик ошый. Һади Такташка ияреп, 1928 елда тәүге шигырьләрен яза һәм “Бәдрүш Мокамай” дип имза куя башлый.

Шагыйрь мәктәптә укыганда комсомолга керә, колхоз комсомол ячейкасы секретаре булып эшли. Кышкы салкын көннәрдә башына кепка кигән аксыл йөзле егет комсомол эше белән Дүртөйлегә килә. Егетнең кыюлыгы һәм тирән фикер йөртә белүе ВЛКСМ район комитеты хезмәткәрләрен хәйран калдыра. ВЛКСМ райкомы шагыйрьне укырга җибәрә. Бәдрүш Мокамай 1928-31 елларда Уфада Баһау Нуриманов исемендәге “Башпедрабфак”та укый, математика укытучысы һөнәре алып чыга.

1931-32 елларда Чишмә районының Бозаулык авылында укытучы булып хезмәт сала. 1932 елның июленнән 1933 елның мартына кадәр Уфада “Яшь коммунар” һәм “Яшь юксыл” гәзитләрендә авыл хәбәрчеләре секторы мөдире булып эшли. 1933 елның мартыннан 10 декабрьгә кадәр Колхоз яшьләре мәктәбендә (ШКМ) туган тел һәм әдәбияттан укыта. Аннары Дүртөйле районының “Ярыш” гәзитендә җаваплы секретарь булып эшли. Аның әдәби осталыгы үсә, илдә барган мөһим вакыйгалар турында тирән эчтәлекле шигырьләр һәм мәкаләләр бастыра.

1934 елның 20 ноябреннән 1936 елның 15 октябренә кадәр Кызыл Армиядә хезмәт итә. Ул Ерак Көнчыгышта хәрби бурычын үти.

Хәрби хезмәттән соң, 1936 елның ноябреннән Бәдрүш Мокамай Дүрт­өйле районының “Ярыш” гәзитендә янә җаваплы секретарь булып эшли башлый. Район гәзитен эчтәлекле итүгә һәм кызыклы материаллар белән баетуга шагыйрь күп көч сала. Бу елларда ул коллективлаштыру идея­ләрен пропагандалауда актив катнаша: районның беренче колхозлары эшчәннәре турында мәкаләләр яза һәм шул ук вакытта шигырьләр иҗат итүен дә дәвам итә. Бәдрүш Мокамай шигырьләрен һәм язмаларын Уфада һәм Казанда чыккан гәзит-журналларда бастыра.

1939 елда Уфада “Шигырьләр” җыентыгы чыга, Совет язучылары союзына әгъзалыкка кандидат итеп алына. Тәнкыйтьчеләр тарафыннан аның шигъри җыентыгына уңай бәя бирелә.

Бөек Ватан сугышы башланган көнне, ял көне булуга карамастан, гәзитнең барлык хезмәткәрләре дә эшкә чыга. Алар “Ярыш”ның яңа санын басмага әзерли. Нәфисә Мансурова ТАССның радиограммаларын кабул итә, Бәдрүш Мокамай, Ватанны сакларга чакырып, халыкка ачык хат белән мөрәҗәгать итә.

1941 елның 22 сентябрендә Бәдрүш Мокамай үз теләге белән фронтка китә, кыска сроклы хәрби күнегүләр үткәннән соң фронтка җибәрелә. Кызы Линария Батырова сүзләренә караганда, ул Благовещен шәһәрендә хәрби күнегүләр үтә, хатыны Клавдия Архипова анда ире янына барып кайта.

Бәдрүш Мокамай башта – Көн­батыш, аннары Калинин фронтларында хәрәкәт итүче гаскәрләр белән Вязьма, Можайск, Великие Луки шәһәр­ләрен азат итүдә радист булып катнаша, ике тапкыр яралана. Дәваланып, яңадан сафка баскач, сапер взводы командиры вазыйфасында янә алгы сызыкка җибәрелә.

Фронтта Бәдрүш Мокамай журналист эшен дәвам итә. Туган ягы белән даими элемтәдә тора. Дүртөйле район гәзите “Ярыш”ның 1942 елның 1нче санында аның райондашларына языл­ган ачык хаты басыла.

Фронтта, лирик шигырьләр белән беррәттән, Советлар Союзы Герое Зоя Космодемьянскаяга багышланган “Таня” поэмасын, “Линарияга хатлар” дигән проза әсәрен, “Кан өчен кан” пьесасын яза. Фронтта ул билгеле шагыйрь Константин Симонов белән очраша, Алексей Сурковның фронт гәзитендә басылып чыккан шигырь­ләрен укып, үзенә рухи азык ала. Василий Лебедев-Кумач шигырьләрен күчереп, күңелдән өйрәнә. Бәдрүш Мокамайның кыр сумкасында Байрон, Тукай, Такташ һәм Сәйфи Кудаш китаплары йөри. Ул аларны сугыш тынып торган вакытларда, кыска ял сәгатьләрендә укый һәм рухи азык ала. Бу турыда ул хатларында да яза.

1943 елда Бәдрүш Мокамайның фронт вакыйгаларын сурәтләүче, совет сугышчысының Туган илен сөюенә дан җырлаучы, дошманга нәфрәт уятучы “Урал егете” дигән шигырьләр һәм поэмалар китабы басылып чыга.

Халык шагыйре Сәйфи Кудашка язган хатыннан:

“Сәйфи абый!
Сәлам. 21 февральдә, 1944тә кич белән яраландым. Шунда язучылар союзына әгъзалыкка кандидат карточкасын югалттым. Минем “Хикәяләр” ни хәлдә?..
Хушыгыз. Сәлам белән: Бәдрүш Мокамай.
29 февраль, 1944 ел”.

Бәдрүш Мокамай савыгып чыккач:

“Көт син мине,
гүзәл Агыйделкәй,
Данлы җиңү белән кайтырмын”, – дип язса да, аңа туган ягына, хатыны һәм кызлары янына кайту насыйп булмый. Шагыйрь 1944 елның 20 сентябрендә Латвия җирен азат итү буенча барган сугышларда һәлак була. Аның кыр сумкасыннан пуля тишеп үткән шигырьләр дәфтәре һәм язылып бетмәгән хаты табыла.

Соңгы берничә ел дәвамында якташым, фронтовик-шагыйрь Бәдрүш Мокамайның иҗади багланышларын җентекле өйрәндем. Аның турында “Кызыл таң” һәм “Мәдәни җомга” гәзитләрендә, “Тулпар” журналында берничә күләмле мәкалә басылып чыккач та бу юнәлештә эзләнүләремне дәвам итеп, яңадан-яңа тарихи документлар һәм чыганаклар таптым. 2019 елда “Фронтовик-шагыйрь Бәдрүш Мокамай” дигән әдәби-публицистик китап-җыентык дөнья күрде. Анда Бәдрүш Мокамай турында кызы Линария Батырованың истәлекләре, шигырьләре, кызына кыска хикәяләр рәвешендә язылган хатлары, “Кан өчен кан” пьесасы, хатыны Клавдия Архиповага хатлары, район һәм республика матбугатында басылган мәкаләләре, тарихи фотосурәтләр һәм әдип турында истәлекләр тупланды.

“Әдәбият галиме Суфиян Сафуанов Бөек Җиңүнең 20 еллыгы уңае белән язылган мәкаләсендә Бәдрүш Мокамайны “Бөек Ватан сугышы елларында Башкортстан шагыйрьләре арасында, поэзия өлкәсендә гаять актив эшләүчеләрнең берсе” итеп күрсәтә һәм бу шагыйрьнең иҗат мирасы белән ныграк кызыксынырга, зуррак күләмдә җыентыгын бастырып чыгарырга кирәклеге турында әйтә.

Шаһит Ходайбирдин исемендәге Хөкүмәт премиясенә лаек булган “Кызыл таң” гәзите журналисты Фәнүз Хәбибуллинның “Фронтовик-шагыйрь Бәдрүш Мокамай” китабын галим куйган бурычка җавап кайтару рә­вешендәге зур хезмәт буларак кабул итәргә кирәк. Авторның тырышлыгы, бигрәк тә эзтабарлык сыйфаты аркасында Бәдрүш Мокамай безнең арада шәхси тормышы, гаиләсе һәм кабатланмас каләм үзенчәлекләре белән ачыла, аның хакында язылган тәнкыйть мәкаләләре, замандашлары әйткән сүзләр, карашлар белән тулыландырыла. Без моны әдәбият белемендә язучы шәхесен өйрәнү өлкәсендәге матур бер үрнәк итеп атар идек”, – дип язды филология фәннәре кандидаты, әдәби тәнкыйть өлкәсендә Җамал Вәлиди исемендәге премия лауреаты Сәгыйдулла Хафизов “Кызыл таң”да чыккан “Бу исем безгә бик кадерле...” дигән мәкаләсендә.

2020 елның февралендә Дүртөйле районы үзәк китапханәсендә “Фронтовик-шагыйрь Бәдрүш Мокамай” китабының исем туе узды. Бәдрүш Мокамайның фидакарьлек һәм каһарманлык үрнәге булган язмышын һәм иҗатын яктыртучы бу китапның исем туе чагу, тирән эчтәлекле бәйрәмгә әверелде. Чарада катнашучылар Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлашкан көннәрдә шушындый тирән эчтәлекле китап әзерләп бас­тырганы өчен аның авторына ихлас хөрмәтен белдерде.

Дүртөйлелеләр үзләренең билгеле якташы Бәдрүш Мокамайны онытмый.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас