Коллектив Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указы белән 2024 елның апрелендә курайда уйнау сәнгатен һәм традицияләрен, башкорт халык җырларын башкару стилен саклау, шул ук вакытта аларны яшь тамашачы аңлый һәм кабул итә торган заманча контекстта тәкъдим итү максатыннан оештырылган иде.
"Курайның үткәне һәрвакытта да аллы-гөлле булмады. Курай төрле чорлар кичерә. Ул сәхнәдән бөтенләй юкка чыккан, концертларда яңгырамаган, онытылган вакытлар да булды. 70нче елларда минем педагоглар ярдәме белән курай яңадан туды. Хәзер без яшьләргә үз тәҗрибәбезне һәм осталыгыбызны тапшырабыз. Шуңа күрә Башкортстанның дәүләт курайчылар ансамблен оештыру бик шатландырды. Башлыгыбыз Радий Фәрит улы Хәбировның оста җитәкчелеге нәтиҗәсендә башкорт музыка сәнгатенең символы, милләт горурлыгы – курай яңа статуска ия булды, – дип сөйли яңа коллективның сәнгать җитәкчесе, Русиянең атказанган, Башкорт ССРның халык артисты, Салават Юлаев ордены кавалеры, курайчы-виртуоз Азат Аеткулов. - Яшьләрнең бу яңалыкны зур энтузиазм белән кабул итүе дә сөендерә, барысы да моны күптән көтә иде.
Әлбәттә, без ансамбль булдыру белән утыз елга соңга калдык дип уйлыйм, әмма соң булса да, беркайчан да булмаганга караганда яхшырак. Коллективка лаеклы музыкантларны җыю авыр булмады. Без беркемне дә эзләмәдек, үгетләмәдек, бары белдерү генә бирдек – һәм барысы да килде. Безгә иң яхшыларын гына сайларга кирәк иде", - диде ул.
Коллективның төп миссиясе - киң җәмәгатьчелекне мәдәни-эстетик һәм патриотик тәрбияләүгә, милли мәдәниятне саклап калуга һәм башкорт музыкаль символын данлауга ярдәм итү. Коллективның беренче чыгышы 31 августта Боз сараенда Уфа шәһәренең 450 еллыгына багышланган иде.