-7 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Илешлеләр – ил терәге!

Ил язмышы хәл ителгәндә илешлеләр бервакытта да читтә калмаган. Ир-егетләр кулларына корал тотып яуга күтәрелсә, тылдагылар, көнне төнгә ялгап, хезмәт фронтында Җиңүне якынайту өчен тир түккән. Илешлеләр хезмәт һәм сугыш фронтларында да сынатмаган, сыгылмаган, сынмаган, батырлык үрнәкләре күрсәтеп, Җиңүне якынайтуга зур өлеш керткән.  

Илешлеләр – ил терәге!
Илешлеләр – ил терәге!

Бүген, Туган ил язмышы хәл ителгән көннәрдә дә, илешлеләр, бердәм булып, зур батырлыклар күрсәтә. Алар Украинада барган махсус хәрби операциядә Ватаныбызда яшәүче халыклар мәнфәгатен яклау, илебез бөтенлеген саклау өчен кулларына корал алып, көрәшкә күтәрелде. Тыл көчле һәм бердәм булганда гына ил бөтенлеген тәэмин итеп була. Илешлеләр һәрвакыт илебез терәге булды һәм булачак. Безнең бердәмлек - Җиңүне якынайтуга керткән иң мөһим өлешебез ул.

Шушы уңайдан 27 октябрьдә Уфа шәһәренең Яшьләр сараенда “Илешлеләр – ил терәге” дип аталган хәйрия концерты үтәчәк. Анда шушы районда туып-үскән, район белән тыгыз элемтәдә булган күренекле артистлар, Башкорт дәүләт аграр университетының, Илеш районы Мәдәният сараеның сәнгать осталары катнашачак. Алар арасында Башкортстанның халык артистлары Фәнүнә Сираҗетдинова, Фәдис Ганиев, Дамира Сәетова, Лилия һәм Халит Фатыйховлар, Фирдүс Шәрәфуллиннар, Идрис Кәлимуллин, Башкортстанның атказанган артистлары Гүзәл Кәлимуллина, Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, Илшат Сибәгатуллин, Фәйрүзә Нуриева, популяр артистлар Зилә Мусина-Шәрәфуллина, Рөстәм Шакиров, Айдар Рәкыйпов һәм башкалар бар.

“Илешлеләр – ил терәге” хәйрия концертын Илеш районы хакимияте, Башкорт дәүләт аграр университеты, “Кызыл таң” гәзите редакциясе, Илеш районы якташлар җәмгыяте оештыра. Концерттан кергән керем махсус хәрби операциядә катнашучы илешлеләргә ярдәмгә тотынылачак.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: