+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
10 октябрь 2024, 08:34

Икесе дә "атказанган" исеме алды!

Зинира һәм Ризат Рамазановлар бүген берничә сәгатькә генә Уфага килеп китте.

Икесе дә "атказанган" исеме алды!Икесе дә "атказанган" исеме алды!
Икесе дә "атказанган" исеме алды!

Үзебезнең Караидел кызы Зинира һәм күрше Татарстан егете Ризат бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан мактаулы исем алдылар : җырчыларның икесенә дә "Башкортстанның атказанган артисты" исеме бирелде.

Рамазановлар - татар эстрадасында иң чагу, дәртле җырлары белән билгеле гаилә.

- Бу исемгә без бик шат. Мондый исем бирәчәкләре турында ишеткәч тә бик дулкынландык, ашкынып килдек. Кичә генә югары исемгә лаек булуыбыз турында белдек һәм тиз генә җыенып юлга чыктык. Бүген хәтта Казанда кич концертыбыз бар. Зур рәхмәтебезне тугры тамашачыларыбызга да җиткерәбез. Шундый бәя биргәннәре өчен Башкортстан җитәкчеләренә рәхмәт. Киләчәктә дә бу ышанычны акларбыз. Иң мөһиме - илләр тыныч, күкләр аяз булсын! - ди якташыбыз Зинира Рамазанова.

Җырчыларыбызны без дә чын күңелдән котлыйбыз. Иҗат чишмәләрегез саекмасын!

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас