+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
12 октябрь 2024, 02:40

"Укудан башлары чыкмый"

Җырчы Ләйсән Гыймаева замана балаларының тормышлары авыр булуы турында сөйләгән.

"Укудан башлары чыкмый""Укудан башлары чыкмый"
"Укудан башлары чыкмый"
Аның сүзләренчә, хәзер балаларның укудан башлары чыкмый.

«Зифа шалтыратты. «Әни, килеп ал инде, зинһар өчен, урамда салкын», – дигәч, мәктәпкә килеп утырдым. Хәзер чыга балакай.

Ышанасызмы, юкмы, иртәнге 5.40 сәгатьтә уяналар, 7.00 дә чыгып китәләр өйдән һәм менә шушы вакытка, 16.00 сәгатькә кадәр алар мәктәптә. Белмим, анда нишлиләрдер.

Без дә мәктәптә укыдык инде. Кияргә кием юк иде, мәктәптән кайтуга, өйдә ашарга да аш кына иде (анысы булса әле). Аның каравы уйнарга да, өйдәге эшләрне эшләшергә дә вакыт кала иде. Хәзерге уку ул ОГЭ, ЕГЭ дип куркып торыш. Таң белән китәләр, кич кенә кайталар. Төнге 12гә кадәр дәрес әзерлиләр, урамда йөрмиләр», – дип кәнәгатьсезлеген белдергән җырчы.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас