Фильмны төшерүдә танылган фикер лидерлары — совет һәм Русия театр, кино һәм телевидение актеры Евгений Князев, Русия кинорежиссеры һәм сценаристы Николай Лебедев, совет һәм Русия театр һәм кино актеры Михаил Васьков, Русия Дәүләт думасы депутаты һәм танылган журналист Петр Толстой, Сахалин мәдәният эшлеклеләре катнашты. Алар яшь мәдәният эшлеклеләре һәм иҗади югары уку йортлары студентлары белән бергә заманча мәдәниятнең актуаль торышын күрсәтәчәк һәм аның, мөгаен, якындагы елларда ничек үсәчәген ачыкларга ярдәм итәчәк.
- Яңа йөзләр - Русия мәдәниятен баетырга сәләтле шагыйрьләр, язучылар, рәссамнар һәм музыкантлар, режиссерлар барлыкка килә. Төбәкләрдә – Калининградтан алып Сахалинга кадәр - мәдәният юнәлеше актив үсә. Яңа кинофестивальләр барлыкка килә, музейлар реставрацияләнә, иҗат мәктәпләре тергезелә. Фильмда мин тамашачыларга яңа вакыт килүен күрсәтергә телим, - ди режиссер Александра Франк.
Фильм зур экраннарга 7 ноябрьдә чыгачак.
Фото: bashinform.ru