+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
19 октябрь 2024, 04:05

Күзәйнең “Илһам чишмәсе”

Авыл мәдәният йортының әлеге татар фольклор ансамбле озак еллар район тамашачыларын сөендерә. Үзешчән сәнгать осталарының һәр чыгышы көчле алкышларга күмелә.

Күзәйнең “Илһам чишмәсе”Күзәйнең “Илһам чишмәсе”
Күзәйнең “Илһам чишмәсе”

Иҗади коллективның нигезен тәшкил итүчеләр арасында Миңнегөл һәм Фаних Гәрәевлар – икесе дә тормышларын мәдәни хезмәткә багышлаган талант ияләре. “Халык ансамбле” исемен йөртүче коллектив әгъзалары Рәис Вилданов һәм Фәзит Газизов, лаеклы ялда булуларына карамастан, иҗади эшчәнлекләрен дәвам итә, бер генә концерттан да калмый.
“Илһам чишмәсе” – мәдәни мохиттә Бүздәк районының “йөзек кашы”да, чөнки район һәм республика дәрәҗәсендәге конкурс һәм фестивальләрдә даими катнашып, төбәкне таныта. Бу җәһәттән коллектив күп кенә мактаулы исемнәргә лаек булды, һөнәри бүләкләр яулады.
– Авыл күләмендәге бер генә чара да безнең үзешчән артистлар чыгышыннан башка үтми, – ди Күзәй авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рида Даутова. – Җыр-моң белән алар авылдашларны игелекле гамәлләргә өнди, яшәүгә дәрт бирә.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас