«Дуслар, мин китеп барам әле бер җиргә. Тик борчылып тормагыз, барысы да яхшы. Мине дәваханәгә салалар, дөресен генә әйткәндә, әлегә үзем дә шокта. Мәгълүмат белән соңрак бүлешермен. Әле дустым шалтырата. «Нигә син шундый шат?» – ди. «Дәваханәгә дә елмаеп барырга кирәк!» – мин әйтәм», – дип язган ул, ашыгыч ярдәм машинасыннан сторислар куеп.
Җырчы сторисларында йөрәген тикшерү өчен куелган холтер белән җырларга туры килүе турында да сөйләгән иде.
Әнвәрнең тизрәк савыгып чыгуын теләп калабыз.