-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Гүзәл Уразова кавыштырды

Башкортстанның атказанган артистлары Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразова Русия буйлап 22нче концерт турын дәвам итә.

Гүзәл Уразова кавыштырды
Гүзәл Уразова кавыштырды
Танылган җырчыларның чираттагы чыгышы Чиләбедә булган, бу уңайдан ул видеорепортаж чыгарды, анда барысы да ничек үткәнен күрсәтте.

Чиләбедән бер пар сөйләгәнчә, алар бер ел элек Уразова концертында танышкан, ә берничә айдан соң ЗАГСта язылышканнар.

— Мин бервакыт Гүзәл Уразова концерт куйган бина яныннан узып бара идем, шул кешене очраттым. Моңсу гына басып тора иде. "Минем белән концертка керер кеше юк, бәлки, сез барырсыз?» - ди. Мин ризалаштым. Искиткеч җырлар тыңладым, алар шулкадәр гүзәл, энергияле, күңелле булды. Һәм мин булачак иремә шунда ук гашыйк булдым, дип әйтергә мөмкин, ә ай ярымнан соң ул миңа тәкъдим ясады, — дип сөйли ул.

Артистның иҗатын, шулай ук, Чиләбедән инвалид-коляскачы да яхшы бәяләгән. "Җырлары илһамландыра, алга таба яшәргә, күңелсезләнмәскә көч бирә. Барысына да һәрвакыт позитив карарга өйрәтә!" - дигән ул.

Хәкимов сүзләренчә, Чиләбедә аларны җылы кабул иткәннәр һәм төрле бүләкләр биргәннәр. Ул тыңлаучыларга рәхмәт белдерә.

Әйтергә кирәк, Уразова концертларында кызыклы хәлләр булып тора. Мәсәлән, Казандагы бер концерт вакытында җырчыга кәҗә бүләк иткәннәр, ул хайванны үзенә калдырган һәм хәтта җанатарлары белән бергә аңа кушамат сайлаган иде.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: