Быел җәй Бөрҗән районында узган беренче иҗади эксперименталь Бөтенрусия симпозиумы нәтиҗәсендә музей фондында бай экспозиция барлыкка килде, ул Русиянең танылган рәссам-эмальерларын берләштерде. Башкортстанда беренче тапкыр үткән үзенчәлекле симпозиумга Санкт-Петербургтан рәссамнар Әнвәр Баһаветдинов һәм Анастасия Александрова, Грозный шәһәреннән Чечен Республикасының атказанган рәссамы Элита Дадакаева, Русиянең атказанган рәссамы Георгий Лиховидның укучылары Вероника Соколова һәм Анна Сохач, шулай ук Башкортстан рәссамнары Гөлназ һәм Инсаф Иксановлар һәм Азамат Гыйләҗетдинов килде.
Күргәзмә 25 эштән тора, шуларның 24е симпозиум вакытында эшләнгән. Күргәзмә кураторы Салават Гыйләҗетдинов фикеренчә, коллекция бик кыйммәтле. Осталарның эшләрендә Башкортстан табигате, халык риваятьләре һәм Шүлгәнташ мәгарәсе чагылдырылуы да республика өчен әһәмиятле.
«Шүлгәниаш» музеена килүчеләр киләсе елның февраленә кадәр кайнар эмаль эшләреннән күргәзмәне күрә алачак. Ә мартта уникаль коллекция республика башкаласына киләчәк. Күчмә күргәзмәне Уфаның берничә мәдәни үзәгендә көтәләр.
Фото: Башинформ