Бу хакта ул социаль челтәрдә болай яза:
"Радиога килгәч, бер кеше, "Син серле", дип язып җибәргән. Бераз үзем турында фактлар языйм әле:
1. Исәнләшмәгән таныш кешегә ачуым килә, дәшмәсә, замечание да ясарга мөмкинмен.
2. Балачакта иң беренче хыялым - балерина булу иде. Үсмер чакта, операциядән айныгач, беренче уй - "эх, хыял тормышка ашмый инде..."
3. Моңлы җырларым туганда, өйрәнгәндә башта 3-4 көн елыйм.
4. Борчу-кайгы булганда юрган астында бөгәрләнеп йоклыйсым килә.
5. Кинотеатрда күбрәк 3Д-мультфильм карарга яратам.
6. Биеклектән куркам, ләкин самолетта очарга курыкмыйм.
7. Ит яратам, бер көн итле ризык ашамасам - "зверею".
8. Иң ышанычлы кешеләрем - ике апам.
9. Проблемалардан еламыйм, күбрәк чит кеше яхшылык кылса - күңелем тула...
10. Үзем кебек гади ачык кешеләргә генә ачыла алам.
Илзидә Госманованың узган сезонда Уфада бик матур концерты булган иде. Быел да көтеп калабыз һәм уңышлар телибез!