Артист Камал театрына килгән тамашачының тәртипсезлегенә гаҗәпләнә.
«Әле генә Камал театрыннан кайттык. Туфан абыйның «Дуслар җыелган җирдә» пьесасы буенча куелган спектакль карадык. Спектакль әйбәт булды. Тик кайбер тамашачының телефон сүндермәве, өстәвенә, телефоннан сөйләшеп утыруы ачуны китерде», – дип яза ул телеграм-каналында.
Данир кебек үк, спектакль вакытында башкалар өчен оялып утыручылар күп икән.
«Бәреп үтерәсе килә андый тамашачыны, дәү әни әйтмешли. Нык ачуны китерәләр»; «Анысы бер хәл… Үскән балалары белән килеп, аларга: «Ашыйсыңмы, мә, аша», – дип, әле алма, әле нәрсә бирүләре үтерә. Түзмәгәч әйттем: «Сабый ачка үлмәсен тагы», – дидем. Мине чәйнәп өзәрдәй булдылар. Тәрбия, тәртип, әдәп аксый шул»;
«Хәзер театрга кич утырырга килә бит халык. Кемдер ашый-эчә, кемдер йоклый, кемдер гәп кора, кемдер телефонда уйный. Ник аны, акча түләмичә, өйдә генә эшләмиләрдер»;
"Культура түбән дәрәҗәдә дигән карашым";
«Ә артистлар сәхнәгә чыгып баш игәндә, йөгерә-йөгерә гардеробка чапкан тамашачыларга карашыгыз ничек? Янгын чыккан кебек»; "Вообще ужас... Оят алар өчен халык алдында"– дип язучылар да бар пост астына.
Ә сезнең мондый күренешләр белән очрашканыгыз бармы?
фото: җырчының социаль челтәрдәге аккаунтыннан.