+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Айдар Галимов кабыклы бәрәңге ашыймы?

Башкортстанның да, Татарстанның да халык артисты булып беткәч инде...

Айдар Галимов кабыклы бәрәңге ашыймы?
Айдар Галимов кабыклы бәрәңге ашыймы?

Ашый, күрәсең. Безнең кебек рәхәтләнеп чәй эчәргә дә ярата икән әле. Бу хакта «Айдар» театр-студиясе директоры Павел Волонихин сөйли.

Айдар – чәйне бәяли белүче.

«Айдар Ганиевич өчен төп ризык – чәй. Ул һәрвакыт һәм һәркайда чәй эчә. Хәтта гастрольләргә дә үзе белән чәйнек йөртә. Концерт вакытында кул астында гына һәрвакыт бер чәшке чәй тора. Ул аны профилактика өчен, тавыш бетмәсен өчен эчә. Кара чәйне ярата».

Айдар Галимов – перфекционист.

«Айдар Ганиевич барлык нәрсәнең дә идеаль булганын ярата. Ул бөтен нәрсәгә бик җитди карый, бөтен нечкәлекләрен уйлап эш итә. Мәсәлән, пәрдәне ун секундка иртәрәк яисә соңрак күтәрәләр икән, борчыла башлый".

Айдар Галимов ризык талымламый.

«Аш-суга таләпчән түгел. Гади генә ризыкны да яратып ашый, әллә нинди деликатеслар сорамый. Гадәттә, аның аппетиты яхшы, әмма концертлардан соң бөтенләй дә ашамаска мөмкин».

Айдар Галимов көтмәгәндә генә хәйрияче дә була.

«Чит шәһәрләрдә, район-авылларда кемнеңдер аннан ярдәм сораганы булгалый. Мәсәлән, инвалид балалары белән килүләрен еш күрәм. Ул игътибар белән тыңлый, аннары акча янчыгында булган барлык акчасын чыгарып бирә. Менә шундый кеше ул. Хәлдән килгәнчә булыша, зур булмаган хәйриячелек эше белән шөгыльләнә. Ул барысын да үз хезмәте белән, хәләл көче белән эшләп таба. Күктән бернәрсә дә яумый аңа, шуңа да булдыра алганча ярдәм итә».

Айдар Галимов - спортчы һәм иганәче.

«Айдар Галимовның спортны яратуы беркемгә дә сер түгел. Ул «Салават Юлаев» хоккей командасы һәм «Уфа» футбол клубы өчен җан ата, еш кына матчларында да катнаша. Безнекеләр өчен җаны-тәне белән борчыла. Элегрәк үзе дә футбол уйнарга ярата иде, хәзер, гастрольләргә күп йөргәнлектән, туп тибәргә вакыты калмый. Ел саен футбол буенча яшүсмерләр арасында республика турниры оештыра, яшь командаларга кыйммәтле бүләкләр тапшыра».

Фото: n1s1.hsmedia.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: