Республиканың мөһим мәдәни үзәкләренең берсе булган музей 1919 елда шәһәрнең революцион комитеты карары нигезендә Русиядә тәүгеләрдән булып оештырыла һәм 1920 елның 5 гыйнварыннан эшли башлый. Ул чакта Пролетар сәнгате музее дип атала. Музей өчен шәһәрнең иң матур йорты бүленә, анда учреждениеләрдәге, качып киткән байларның өйләрендәге, губерна музеендагы сынлы сәнгать әсәрләре күчерелә. Музейны оештыру өчен Мәскәүдән рәссам һәм архитектор И. Е. Бондаренко чакырыла. Ул килгәч тә урындагы рәссамнарны эшкә җәлеп итә.
Тиздән Мәскәүдән күренекле урыс рәссамы Михаил Нестеровның якташларына – Уфа халкына бүләк иткән 102 картинадан торган коллекциясе кайтарыла. Русия империясенең сынлы сәнгать мирасларыннан торган бу коллекциядә Илья Репин, Исаак Левитан кебек бөек рәссамнарның картиналары да була.
Музейның XIX-XX гасырдагы урыс сәнгате бүлеге Нестеров бүләге белән генә чикләнми. Аны тулыландыруга Мәскәү һәм Ленинград галереялары һәм музейлары зур ярдәм күрсәтә. Алар аша Уфага Көнбатыш Европа, шулай ук, Япония һәм Кытай сәнгате үрнәкләре дә килә. Музей тулылана. Башкортстан сынлы сәнгатенең барлыкка килүе, халыкның сырлап, бизәп, чигеп, зәвык белән эшләгән әйберләрен җыю экспедицияләре нәтиҗәсендә музейда купшы, шул исәптән Башкортстанның үткәнен һәм бүгенгесен чагылдыручы яңа бүлекләр ачыла.
Бик күп буын хезмәткәрләренең һөнәри традицияләргә тугры булуы һәм югары компетентлылыгы нәтиҗәсендә музей лаеклы рәвештә киң танылу алды, ә аның фондларында яңа, кызыклы экспонатлар артканнан-арта бара.
Зөһрә ИСЛАМОВА әзерләде.