Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова үзенең социаль челтәрдәге битендә чит илгә ял итәргә китүе турында сөйләде. Ул Истанбулда ире Илдар Хәкимов белән ял итә, - дип яза "Уфа1.ру".
Эш шунда, җырчы концертлар белән чыгыш ясарга тиеш була, ләкин ул аларны гамәлдән чыгара. 8 ноябрьдә Уразова аэропорттан фото урнаштырган. Артистка социаль челтәрләрдә ире белән күпер буйлап һәм сәүдә үзәгендә йөрүләрен, шулай ук ресторанда төшке аш ашауларын күрсәтте.
Җәй көне Уразова сентябрь ахырында башланып, Яңа елга кадәр дәвам итәргә тиешле 22нче концерт сезоны программасын игълан итте. Концертлар көн саен узарга тиеш иде. Җырчы октябрь буе Казанда һәм якындагы төбәкләрдә эшләде, ноябрьдә Башкортстанга килде, әмма Стәрлетамакта рәттән 4 концерт биреп, алдагы чыгышларын гамәлдән чыгарды.
Моның сәбәбен ул Уфа һәм Мәскәүдәге концертлар алдыннан көч җыярга кирәклеге белән аңлатты. Ул үзенең концертларына билетлар сатып алганда игътибарлырак булырга сорады. Толбазы, Кыргыз-Миякә, Күмертау, Салават, Мәләвез һәм Раевка авылларында планлаштырылган чыгышлар булмый калды.
Аның расписаниесе буенча, киләсе пункт — 12 ноябрьдә Әлмәт, ә аннары 16 ноябрьдә Мәскәүдә бер көнне чыгыш ясау, аннан соң төрле шәһәрләрдә берничә чыгыш булачак. Ай азагында Гүзәл Уразова Уфага киләчәк һәм 10 көн рәттән концертлар бирәчәк.
Фото: Җырчының шәхси аккаунтыннан.