-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Яңа ел бәйрәмнәре ничек узачак?

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә республиканың Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлеге турында фикер алыштылар.

Яңа ел бәйрәмнәре ничек узачак?
Яңа ел бәйрәмнәре ничек узачак?


Көн тәртибендә - мәдәни-киңкүләм чараларны хәвефсезлек таләпләрен исәпкә алып оештыру һәм уздыру мәсьәләләре.

Төбәк мәдәният министры вазыйфасын башкаручы Әминә Шәфыйкова Яңа ел каникулларында республикада 28 меңгә якын мәдәни чара узачагы турында хәбәр итте, шуларның 8000 – ачык мәйданчыкларда. Республиканың театр-концерт оешмалары 700 Яңа ел тамашасы күрсәтүне планлаштырган, аларны 200 меңгә якын тамашачы карый алачак. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен 20 мең билет каралган.

Муниципаль китапханәләр базасында иҗади студияләр һәм лабораторияләр оештырылачак, ә республиканың ерак торак пунктларында 11 автоклуб һәм тугыз библиобус эшләячәк.

Моннан тыш, Яңа ел бәйрәмнәренә Дүртөйле районының Турбәк авылында модульле клуб, шулай ук «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында ремонтланган җиде мәдәни-ял итү учреждениесе ишекләрен ачачак.
Төбәк мәгариф һәм фән министры вазыйфасын башкаручы Альберт Яримов хәбәр иткәнчә, республика Яңа ел чыршысы 25 декабрьдә Уфаның «Башкортостан» дәүләт концертлар залында 1000 укучы өчен узачак. 2 гыйнвардан 12 гыйнварга кадәр муниципалитетларда «Яңа ел гаилә уеннары» оештырыла. Мәгариф һәм фән министрлыгында мәктәп укучылары өчен бәйрәм чаралары календаре эшләнгән. Анда конкурслар, викториналар, күргәзмәләр, флешмоблар, интерактив Яңа ел тамашалары һәм квестлар бар.

Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, Яңа ел каникуллары вакытында шәһәрләрдә һәм авылларда бик күп кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар оештырырга кирәк.

– Бу эшкә кечкенә авыл клубыннан алып, башкала театрларына кадәр барлык муниципалитетлар һәм учреждениеләр дә кушылсын, – диде Радий Хәбиров. - Алар балалары белән гаилә ялына багышланган булырга тиеш.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: