+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Чәчәкләр уяныр” яңа талантларны “уятты”!

Благовар районында күренекле композитор Рим Хәсәнов җырларын башкаручыларның Республика ачык конкурсы быел да зур уңыш белән үтте

“Чәчәкләр уяныр” яңа талантларны “уятты”!
“Чәчәкләр уяныр” яңа талантларны “уятты”!

Башкортстан чикләрен үтеп, күрше төбәкләрдә дә таныла баручы җыр бәйгесенең бәләкәй булса да тарихы бар. Якташ композитор иҗаты аша татар-башкорт җыр сәнгатен популярлаштыру, милли сәнгатькә яшьләрне җәлеп итүне күздә тоткан фестивальгә 2015 елда старт бирелеп, музыкаль чараны ике ел саен оештыру максат итеп куелган иде. Әмма ниятләргә яшәеш төзәтмәләр кертте, атап әйткәндә, пандемиягә бәйле, җыр бәйгесе бер тапкыр күчерелде. Әмма шуңа да карамастан, шушы вакыт аралыгында Рим Хәсәновның 70 һәм 75 яшьлек юбилейлары, күренекле вакыйга буларак, 2017 һәм 2022 елларда конкурс кысаларында да билгеләнде. Иң мөһиме – республиканың җыр сәнгатендә “Чәчәкләр уяныр” бәйгесенең гомере озын булып чыкты. Рим Хәсәнов җырларын башкаручыларның 25 октябрьдә Благовар районы үзәге Языково авылында үткән Бишенче ачык республика конкурсы моңа ачык дәлил булып тора.

Очрактан файдаланып, шуны да билгелик: данлыклы композиторның туган төбәге белән иҗади бәйләнешләре яңа дәрәҗәгә чыкты, дип әйтергә мөмкин. Якташлар белән очрашуларда, үзешчән сәнгать хезмәткәрләре белән иҗади элемтәләрдә, авыл сәхнәләрендә музыкаль чыгышларда чагылыш тапты ул. Тынгысыз сәнгать эшлеклесе сыйфатында Рим Хәсәновның республика дәрәҗәсендә активлыгы үсүен дә билгелисе килә. Атап әйткәндә, аның башлангычы белән “Атайсал” проекты кысаларында шигырьләр конкурсы оештырыла, шулай ук, Рим Хәсәнов призына “Актерлар җыры” бәйгеләре үтте.
Композиторның өметләрен быелгы “Чәчәкләр уяныр” да аклады, әлбәттә. Бренд дәрә-җәсендәге музыкаль чара Башкортстан Башлыгы гранты исәбенә үткәрелә, оештыручылар сыйфатында исә рес­публиканың Мәдәният министрлыгы, Халык иҗаты үзәге һәм Благовар районы хакимияте чыгыш ясады. Бу җәһәттән шуны да аерым билгелисе килә: якташка олы хөрмәт йөзеннән Благовар районы хакимияте, аның мәдәният бүлеге, рес­публиканың күлә­мендәге чараны оештыруга зур тырышлык салып, аны чын мәгънәсендә югары дәрәҗәдә үткәрде. Район хакимияте башлыгы Марат Йосыпов әйтүенчә, данлыклы якташ буларак, Рим Мәхмүт улы моңа лаек, чөнки төбәктәге яшь буын нәкъ менә аның әсәрләре үрнәгендә тәрбия­ләнә, сәнгатькә омтылыш арту да шуннан килә.
Бишенче тапкыр уздырыл­ган мәдәни чараның оештыру ягыннан да бу чорда шактый камилләшүе күзгә ташлана, бу аның республика дәрәҗәсендә абруе үсүенә булышлык итә. Быелгы “Чәчәкләр уяныр”ның янә бер үзенчәлеге – аңа кунаклар сыйфатында бер төркем сәнгать эшлеклеләре чакырылды. Алар арасында Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе директоры Алмаз Сәетов, Башкорт дәүләт медицина уни­верситетының кафедра мө­дире Азат Кинҗәбулатов җәмәгате Зөлфия ханым белән, шушы уку йортының ассистенты Данис Доутбаев та бар иде.
Җыр бәйгесендә республи­каның егермедән артык районыннан һәм шәһә­реннән, шулай ук, Татарстаннан һәм Чиләбе өлкә­сеннән килгән һәвәскәр һәм һөнәри әзерлекле җырчылар, иҗади коллективлар осталыкта көч сынашты. Тоташ алганда, конкурста 150дән артык кеше катнашты. Чыгышларга бәһане респуб­ликаның билгеле сән­гать белгечләре, танылган җыр­чылар Нәзифә Кадыйрова, Идрис Газиев, музыкант Гали Алтынбаев, Халык иҗаты үзәге белгече Светлана Хисаметдинова бирде.
Конкурс шартларына ярашлы, җыр бәйгесендә катнашучыларга Рим Хәсәнов иҗат иткән төрле характердагы ике җыр башкару таләбе куелган иде. Жюри әгъзалары алар арасыннан иң уңышлы чыгышларны сайлап алган, Гала-концертта катнашу хокукы да шуңардан чыгып бирелде. Әлеге күзлектән караганда, йомгаклау концертының Рим Хәсәнов җырлары балкышын хәтерләтүе табигый, ул тулы мәгънәсендә җыр бәйрәме рәвешен алды. Бәйге җи­ңүчеләрен бүләкләү тантанасы чыгышлар белән үрелеп барды. Шунысы үзенчәлекле: төрле номинациядәге бүләк­ләрне тапшырган жюри әгъзаларының ихласлыгы тамашачыларда да якты тойгылар калдыргандыр.
Әйе, Гала-концерт конкурс-фестивальнең йөзек кашы кебек, анда җыр бәйрәме иң асыл бизәкләре белән чагыла. Бу юллар авторына Рим Хәсәнов җырларын башкаручылар конкурсларының бишесен дә карау насыйп булды. Бәйгегә чыгучылар составының ел саен яңаруы күзгә ташлана, әмма быел таныш йөзләр дә байтак иде. Ярмәкәй районыннан Айдар Шәфигуллин – шуларның берсе. Әйткәндәй, ул дүртенче конкурста да мактаулы урын алган иде, быел исә һөнәри җырчылар арасындагы бәйгедә конкурсның Беренче дәрәҗә дипломына лаек булды. Борай районы “Инеш” вокал ансамбленең югары урын яулавына да шатланып утырдым. Әмма Благовар районы вәкилләре активлык ягыннан барысын да уздырды, дип әйтергә мөмкин: конкурста 4 җырчы Гала-концерт дәрә­җәсенә чыкты, шулар арасыннан Языково музыка мәктәбе укучысы Эрик Сафарян исә махсус бүләккә лаек дип табылды. “Чәчәкләр уяныр” җыры белән Татарстан өчен чыгыш ясап, призлы урын алган Фәнүр Яһүдин дә чыгышы белән Благовар районыннан. Иске Күчәрбай авылында туып-үсеп, гомеренең байтак өлешен Уфада үткәргән Фәнүр Шамил улы соңгы өч елда Казанда яши. Рим Хәсәнов җырларына электән мөкиббән булуы исә якташны туган тарафларына кайтарды.
Бәйгенең иң югары бүләге Гран-при Миякә районыннан Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гаяз Исмәгыйлов җитәкчелегендәге Башкорт халык хоры коллективына тапшырылды. Абруйлы чара исә киң билгеле җырчы Рөстәм Асаев чыгышы белән тәмамланды.

Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: