Ул гимнастика буенча ярышларда 3нче урынны яулаган.
Бу хәбәрне ишеткән кешеләрнең һушы киткән.
"Кай арада ярышларда катнашырлык булып үсеп җиткән?!" - дип тел шартлата алар. "Күзләр тия күрмәсен бу әтисе кызына!", "Әнисенең чибәрлеген генә түгел, үҗәтлеген, тырышлыгын да алгандыр бу кыз", - диючеләр дә бар
Динәне тәүге җиңүе белән котлыйбыз!
Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан.