Күптән түгел Күмертау шәһәрендә “Алтын сапсан” Бөтенрусия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы үтте. Анда Чакмагыш районыннан 8 яшьлек Саидә Кәримова “Халык биюе” номинациясендә II дәрәҗә лауреат булды.
Талантлы кыз белән район Мәдәният сараенда эшләүче Гөлназ Габсалихова шөгыльләнә. Әйткәндәй, бу яшь сәхнә остасының беренче генә уңышы түгел.
“Саидә – иҗади, максатчан, бик откыр кыз. Ул һәрчак минем теләкләремә, киңәшләремә колак сала, артистлык талантына ия, көчле энергияле бала. Без аның белән “Байык” телевизион бию конкурсында да катнаштык. Май аенда гына әле ул Халыкара “Кит” мәдәният, сәнгать, иҗат конкурсыннан 5-7 яшьлекләр арасында “Халык биюе” номинациясендә I дәрәҗә лауреат исемен алып кайтты”, – ди аның җитәкчесе Гөлназ Лотфрахман кызы.
Яшь талант иясе Саидәне һәм аның җитәкчесе Гөлназ Лотфрахман кызын казанышлары белән котлыйбыз, арытаба да үсешкә омтылыш һәм яңа иҗади җиңүләргә ирешүләрен теләп калабыз!
Илсөяр Гайсина.
Чакмагыш районы.