-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Уфада "Яшьләр елы"на йомгак ясалды

Бүген «Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы)»ның VI съезды алдыннан Уфада "Яшьләр елы"на йомгак ясау буенча тантаналы чара, шулай ук «Рух» башкорт җыры фестиваленең финал концерты булды. Исегезгә төшерәбез, фестивальнең оештыручысы «Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы)» халыкара иҗтимагый берләшмәләр берлеге. Фестиваль Башкортстан Башлыгы грантлары фонды, шулай ук иганәчеләр һәм партнерларның җәлеп ителгән акчалары хисабына финансланды.

Уфада "Яшьләр елы"на йомгак ясалды
Уфада "Яшьләр елы"на йомгак ясалды

Чара башкорт телен саклау һәм үстерү буенча квиз уеныннан башланды. Чара кысаларында, шулай ук, «Рухлы йәштәр – халҡым йәшәре» стратегик сессиясе оештырылды.

Стратегик сессиядән соң «Атайсал» мәдәни үзәгенең концертлар залында республика районнары һәм шәһәрләрендә әһәмиятле чараларны оештыруда, үткәрүдә һәм яктыртуда актив катнашканнарны, башкорт халкының мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыру эшенә зур өлеш керткәннәрне бүләкләү булды.

Шәһәр округлары хакимиятләре һәм шәһәр корылтайлары арасында җиңүчеләр:
I урын - Сибай шәһәре,
II урын - Стәрлетамак шәһәре,
III урын - Нефтекама шәһәре.

Муниципаль районнар һәм район корылтайлары арасында:
I урын - Мәчетле районы,
II урын - Белорет районы,
III урын - Федоровка районы.

Русия Федерациясе субъектларындагы башкорт иҗтимагый оешмалары арасында җиңү яуладылар:
I урын - Мәскәү шәһәре,
II урын - Ханты-Манси автономияле округы,
III урын - Ырынбур өлкәсе.

Чараның тантаналы өлешеннән соң «Рух» башкорт җыры фестиваленең гала-концерты узды.

Фото: «Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы)» матбугат хезмәте

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: