Ул урыныннан торып, бу кычкыручы янына килә һәм “дөрес итеп” кычкырып күрсәтә. Бу кычкырудан ихтыярсыздан утыргычыма ныграк “сеңәм”. Станиславский “Ышанам!” дияр иде, шиксез...
Ул — режиссер Гүзәл Акбирдина-Абушахманова, егылучылар һәм кычкыручылар — Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары. Тиздән тамашачыга тәкъдим ителәчәк спектакль репетициясе бара. Кичә бер төркем журналистларга репетициядән өзек карарга тәкъдим ителде.
30 ноябрьдә күрсәтеләчәк “Кар” трагикомедиясе гадиләрдән булмаячак. Пьесаны Александр Цыпкин хикәяләре фрагментларын кулланып, Василий Товстоганов иҗат иткән. “Нур” тамашачысы өчен аны Гөлнур Усманова тәрҗемә иткән.
Спектакльдәге вакыйгалар... теге дөньяда бара. Төп герой яман шештән вафат булган. Теге дөньяда аңа фәрештәләр болытларны кардан чистартырга өйрәтә. Чөнки ул... ничек кар көрәргә кирәклеген оныткан. Ахырда ул, барлык гомерен күз алдыннан үткәреп, хакыйкатьнең асылына төшенәчәк.
Көндәлек тормышта кеше еш кына үзенең фани булуын оныта һәм дөньяга килүенең чын максатын югалта, дип билгели театрның әдәби-драматик бүлек мөдире Гөлнур Заһидуллина. Безнең тормыш – вакытны космик үлчәүдә бер мизгел генә — яңа пилот проектында артистлар менә шул хакта фикер алышачак. Ә кар — чисталык лейтмотивы, күк белән җир, фанилык һәм мәңгелек арасындагы бәйләнеш символы.
Режиссер билгеләвенчә, бу фәлсәфи, тирән мәгънәле әсәр тамашачыны уйланырга мәҗбүр итәргә тиеш.
— Спектакльдән соң тамашачы үзенә “Мин ни өчен бу дөньяга тудым һәм яшим?” дигән сорауны бирерлек булса, без максатыбызга ирешкән булабыз. Үлгәннән соң тормыш бетми — әсәрнең төп фикере шул, — ди Гүзәл Акбирдина-Абушахманова. — Актерлар командасы искиткеч көчле. Барысы да яхшы килеп чыгарга тиеш.
Спектакльнең куелыш төркеменә рәссам Нурия Габидуллина, пластика буенча Рената Бабич-Крицкая җәлеп ителгән. Төп рольләрдә Башкортстанның атказанган артистлары Айрат Фатыйхов, Чулпан Раянова, Эльмир Газизуллин, артист Илшат Салаватов уйный. Спектакльдә шулай ук Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Резеда Фәхруллина, Башкортстанның халык артисты Гөлназ Мөхәммәдиева, Башкортстанның атказанган артисты Зөһрә Шәрәфетдинова, артистлар Эльвира Бигалиева һәм Риф Гобәйдуллин катнаша.
Автор фотолары.