...Кичәнең кульминация итеп алырлык өлешләре бик күп булса да, минем хушлашу мәлен тасвирлап үтәсем килә: олы машина салоны тулы чәчәк гөлләмәләре. Рафига апага хөрмәт итеп, яратып бүләк ителгән гөлләмәләр! Юбиляр шуларны елмая-елмая кунакларга тарата. Шулкадәр ихластан! “Менә монысы сиңа булсын әле, кара нинди матурлар!”, “Ох, бу розалар синең күлмәгеңә килешә!” — шулай сөйләнә-сөйләнә Рафига апа букетларга хуҗалар таба. “Мәле, үскәнем, монысы синең үзеңә охшап тора!” — аның шушы сүзләреннән соң минем кочакка гаять зур букет кереп кунаклый: “Әйттем бит сиңа охшап тора дип, хәзер кайда чәчәк, кайда син — аерып та булмый!” Күңелләр әллә нишли дә куя, хәтта: “Кирәкми, Рафига апа, бу бит Сезгә бүләккә бирелгән чәчәкләр!” — дип тә әйтә алмыйм. Ә ул шундый бәхетле! Бу чәчәкләрне бирүе алганга караганда да ныграк ошый кебек аңа. Мин бу халәтне аңлыйм, искиткеч рәхәт, искиткеч татлы халәт ул: кешеләргә бирер әйберең булу! Матди әйберме ул, рухимы — мөһим түгел. Кешеләрдән алу түгел — бирү бәхет! Моны бары тик рухи яктан үскән, җитлеккәннәр генә белә, аңлый...
Рафига Усманованың иҗат кичәсен аның яраткан Борае шулкадәр зурлап үткәрде ки, мин борайлыларга тагы бер кат сокланып, алар өчен сөенеп, алар белән горурланып кайттым. Чарага җыелучы кунакларны кабул иткән, тәмле сыйлар белән сыйлаган, китапханә эше белән таныштырган кунакчыл район китапханәсе хезмәткәрләре, коеп куйган Мәдәният йорты бинасы өчен генә түгел, көннән-көн үсә баручы Борай урамнары, аларның җыйнаклыгы һәм матурлыгы, юллар торышы, азанлы мәчете, кешеләрнең гадилегенә һәм җылылыгына шатланып, әле кичәдән соң да бик озак күңел күтәренкелеге кичердем. Үз шагыйрен, үз талантын күрә һәм күтәрә белгән төбәк — мәрхәмәтле төбәк!
Ә кичәгә килгәндә, монда мин сокланып та, гаҗәпләнеп тә, хәтта берникадәр кызыгып та утырдым. Кызыкмаслыкмыни: сәхнәгә кем генә күтәрелмәсен, җыр суза, шигырь юллары белән котлый — искиткеч талантлар төбәге! Әнә бит, авыл хакимияте башлыгы да, мәктәп директоры да котлауларын шигъри юллар белән генә сиптерә! Борай — Борай инде, Рафига апача әйтсәк, “алар белән сөйләшергә право иметь ит әле!” Җил дә монда искәндә җыр пышылдый кебек, яңгырлар да монда “җырлап” ява, ак карлары яуганда җир өсте рифма белән тула сыман. Менә ни өчен шундый да талантларга бай төбәк ул Борай җире! Аның Хәмдүнәсе генә ни тора!
Саллы һәм мәртәбәле булды Рафига Усманованың кунаклары. Терәлеп торган ут күршеләре, яшьлек дуслары, сыйныфташлары, туганнары, хезмәттәшләре, фикердәшләре, каләмдәшләре, “Сәхибҗамал”ы, милләттәшләре... Кем генә юк иде биредә?! Һәрберсе Рафига Карам кызы турында “безнең Рафига” дип сөйли! Мине аеруча Казан кунаклары сөендерде. Аларның Рафига Усмановага күрсәткән хөрмәте, шагыйрәнең талантын бәяләве, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне зурлый белүе, аларга булган игътибары шатландырды.
Татарстаннан шагыйрәнең юбиле-
ена Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев, Бөтендөнья татар конгрессының Киңкүләм мәгълүмат чаралары идарәсе хезмәткәре Булат Ибраһимов, башкалабыз Уфадан Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин, Уфа шәһәре “Ихлас” мәчете мәхәлләсенең Мәҗлес рәисе Мөхәммәт хәзрәт Галләмов, “Кызыл таң” гәзите журналисты Зөһрә Исламова килгән иде.
Марс Тукаев Башкортстан татарларының милли мәдәнияткә һәм сәнгатькә керткән өлешен югары бәяләде, Рафига Усманованың татар халкы өчен фидакарь хезмәтен ассызыклап, Татарстан Мәдәният министрлыгы исеменнән “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесен, Татарстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразиев исеменнән Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук, Марс Рифкать улы Рафига апаның иңнәренә мамык шәл салды һәм исемле сәгать бүләк итте. Зал, әлбәттә, бу куанычлы вакыйганы алкышларга күмде! Олуг шагыйрәгә лаеклы бүләкләр бу!
Рафига апаның иҗтимагый эштәге активлыгы да билгеләп үтелми калмады. Ул озак еллар Башкортстанның “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары оешмасының Борай бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфасын башкара. Бу эшчәнлегендә дә татар телен, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау, аларны киләчәк буынга тапшыруда күп көч салган шәхес ул. Әлбәттә, чарага Рафига ханымны котларга аның “Сәхибҗамал” буенча коллегалары да килгән иде. Талантлы ханымнар шигырьләр, җырлар белән кичәне тагы да ямьләде.
Чарада Рафига Усманова сүзләренә язылган бик күп җырлар яңгырады, шигырьләре укылды, һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. Ә иң дулкынландыргыч минутлар шагыйрәнең үзенең шигырьләрен укуы булгандыр.
... Җанкаемда ни генә юк,
Сабырлык та, яшен дә.
Хәлләремне аңлаталмас
Елмаю да, яшем дә.
Йөрәгемдә күпме моң бар,
Бәгырьдә күпме оран?!
Яшеннәр булып атылыр
Җанымны тыеп торам...
Зал тынып кала. Рафига Карам кызы белән бергәләп шигърият иленә сәяхәткә китә... Аның “Кулларымда – каләм, йөрәгемдә – галәм” дигән сүзләренең асылын аңлый кебек.
...Кичәдә без вакыт агымын оныттык. Сәгатьләр, вакыт үзе туктап калды сыман, чөнки без бөтен җаннарны биләп алучы искиткеч матур, тирән, бай Шигърият иленә юлландык. Рафига Усманованың шигъри иленә. Ә аның язганнарын сүзләр белән генә аңлатып булмый да кебек. Һәр юлы — укып тел шартлатырлык, сокланырлык, һәр строфасыннан нур сирпелә... Андагы көтелмәгән борылышлар, ачышлар, андагы күңелләрне биләп алырлык ягымлылык, наз, андагы давыл, өермә, андагы ихласлык, мәхәббәт, андагы яшен, андагы ялкын?! Бу юлларны ничек язадыр — монысы сер. Шагыйрь белән Галәм сере...
Рафига Усманованың иҗат кичәсенә мин “Кызыл таң” гәзите буенча коллега буларак кына түгел, ә элек бергә эшләгән “Кама таңнары” гәзите редакциясе сәламен, шулай ук, Нефтекамада кайчандар ул актив йөргән “Инеш” әдәби берләшмәсенең котлауларын алып килдем. “Инеш”кә йөргән бик күп каләм тибрәтүчеләргә иҗат дөньясына кереп китәргә ярдәм итте Рафига Карам кызы.
Ә “Кама таңнары”нда мин Рафига апа белән бер бүлмәдә утырдым. Мин — яңа эшли башлаган яшь хәбәрче, ә ул — тәҗрибәле журналист, ялкынланып иҗат итүче шагыйрә. Каләме очлы, үткер. Райондагы иң авыр, иң проблемалы урыннарга мөхәррир Рафига апаны җибәрә торган иде. Биредә ул ялкынланып, күңел биреп эшләде, гәзиттә әдәби битләр чыгару булсынмы, шигъри Сабантуйлар оештырумы?! Кайбер мәкаләләрен Рафига апа Каләмия дигән псевдоним белән чыгара иде. Чынлыкта да утлы-ялкынлы Каләм иясе иде ул!
Рафига апа һәрчак үзенчәлекле, үзенә башка төрле булды: аның киеме дә кешенеке кебек түгел, ниндидер бер матур гына “мөгезе” бар, сөйләве дә икенче төрле, колакка ятышлы, фикерләре дә искиткеч тирән. Мине аеруча аның песиләргә булган мөнәсәбәте аптырата һәм сокландыра иде: Рафига апа ташландык песиләрне ашатып йөри, өйләренә алып кайтып тәрбияли, аларны “яхшы кулларга” урнаштыра иде. Кешенең чынлыкта нинди кеше икәнен белергә теләсәгез, аның балаларга, өлкәннәргә һәм хайваннарга булган мөнәсәбәтенә карагыз, дип юкка гына әйтмиләр бит. Чынлыкта да шулай!
Тормыш иптәше Нәгыйм абыйны туган яклары Борайга эшкә чакыру сәбәпле күченеп китсәләр дә, без Рафига Карам кызы белән һәрчак аралашып тордык, үзенең киңәшләрен бирергә, иҗат белән кызыксынырга һәрчак вакыт тапты ул! Рафига апага Ходай Тәгалә сәламәтлек, озын гомерләр бирсен, яңадан-яңа шигырьләрен, яңа китапларын күрергә язсын!
...Рафига апа ихластан тараткан гөлләмә әле дә шиңмичә бүлмәмне ямьләп утыра. Иҗаты да шушы гөлләмәләр сыман, һәрвакыт чәчәк атсын, беркайчан да сүнмәсен, сүрелмәсен!
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.