+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
19 ноябрь 2024, 10:25

Курайчылар гастрольгә чыга

Башкортстанның Дәүләт курайчылар ансамбленең республика буенча беренче гастроль туры башланды.

Курайчылар гастрольгә чыгаКурайчылар гастрольгә чыга
Курайчылар гастрольгә чыга


Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров указы нигезендә оештырылган Башкортстан Республикасының Дәүләт курайчылар ансамбле үзенең гастроль эшчәнлеген башлады.

Киңкатлам тамашачылар, бигрәк тә үсеп килүче буын һәм яшьләр өчен коллектив патриотик аң һәм Ватанга мәхәббәт хисе формалаштыруга юнәлтелгән концерт программасы әзерләгән иде. Максаты - республикада яшәүчеләрдә туган музыкаль мәдәнияткә һәм милли традицияләргә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.

Программада башкортларның «Урал», «Каһым түрә», «Ашкадар», «Абдрахман», «Баек», «Зарифа», «Ирмәк» кебек борынгы көйләре һәм халык җырларыннан төзелгән матур концерт номерлары тәкъдим ителгән. Шуның белән коллектив халык көйләрен чын мәгънәсендә башкаруын күрсәтә, бай музыкаль мирасны тәкъдим итә. Программада, шулай ук, танылган халык мелодияләре заманча эшкәртүдә башкарыла, бу яшь буынны аеруча җәлеп итә.

Курайчылар ансамбленең беренче концерты Аскын авылында узды, биредә халык коллективның уникаль программасы белән танышты. Киләсе тамашалар Благовещенда - 19 ноябрь, Йомагуҗада - 20 ноябрь, Стәрлетамакта - 23 ноябрь, Толбазыда 25 ноябрьдә булачак. Декабрьдә Салават, Мәләвез, Ишембай һәм Башкортстанның башка шәһәрләрендә концертлар планлаштырыла. Ә киләсе ел башында Чиләбе өлкәсендә һәм Татарстан Республикасында зур гастрольләр көтелә.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас