"Икмәк җанлы әнием" дигән кичәне дә шагыйрь шушы шигырен укып башлады һәм аны быел җәй арабыздан киткән әнисенең рухына багышлады. Шагыйрьнең әти-әнисе, Атҗитәр авылы мәктәбендә гомер буе балалар укыткан Ягафәр Шәйхетдин улы һәм Фәния Һади кызы улларына табигатьтән бирелгән талант чаткысын сүндермичә, аңа канатлар куйган. Вәрис Акбашев - Галимҗан Ибраһимов исемендәге премия лауреаты, “Зәңгәр чишмә” әдәби берләшмәсенең алыштыргысыз җитәкчесе дә.
Ә инде бүгенге кичәдә Вәрис Акбашевның якташлары, дуслары, Уфадан, Стәрлетамактан мәртәбәле кунаклар катнашты. Һәр чыгыш ясаучы Вәрис Акбашевның күркәм сыйфатлары, иҗаты турында сөйләп, аңа ихлас котлау сүзләрен җиткерде.
Районның мәдәният идарәсе начальнигы Булат Баһаветдинов Вәрис Ягафәр улын ихлас котлап, Авыргазы районы хакимияте башлыгы Арслан Шәһәретдиновның Рәхмәт хатын тапшырды.
Кичәдә Вәрис Акбашевның шигырьләренә язылган җырлар башкарылды, шигырьләре укылды, дәртле гармун моңнары яңгырады, татар биюе дә башкарылды. Юбилярның якташы, дусты, танылган композитор Урал Рәшитовның чыгышы да үзенчәлекле булып, зал аның иң популяр җырларының берсе булган "Туган як" хитын кушылып җырласа, Вәрис Акбашев сүзләренә Урал Рәшитов көй язган Авыргазы гимнын басып тыңлады.
Ихлас чыгышлар, котлаулар чарага килгән һәркемнең күңелен күтәреп, киләчәккә якты хыяллар уятты. Моңа табигать тә булышлык иткән кебек булды: Талбазыда күбәләкләп ап-ак кар яуды һәм җир өстен сафлык белән каплады. Вәрис Акбашевның иҗаты да кешеләр күңелен сафландыра, уйландыра, матурлыкка, татулыкка өнди.
Әлеге чара хакында тулырак "Кызыл таң" гәзите битләрендә укырга мөмкин булачак.
Фото: Эльвира Ямалетдинова