+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Ир - эштә, хатын дәваханәдә булганда...

 Нуриман районында бер хатынны үтергәннәр.

Ир - эштә, хатын дәваханәдә булганда...
Ир - эштә, хатын дәваханәдә булганда...
Фаҗига 9 ноябрьдә Сатлык авылында була. Ул көнне элек хөкем ителгән 65 яшьлек ирнең хатыны медицина учреждениесендә дәвалана, ә үтерелгән хатынның ире күрше авылга эшкә китә. Җинаятьче авылдашына кунакка килә, алар бергә спиртлы эчемлекләр куллана.
 
Ниндидер мизгелдә хатын кунакны мыскыл иткән. Тегесе урындык белән аның башына берничә тапкыр тондырган, аннары утын белән тукмаган.

Аннары ир бу урыннан качып китә. 62 яшьлек хатынның гәүдәсен икенче көнне күршесе таба һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Шикләнелүче башта үтерүгә катнашын кире кага. Ләкин соңыннан аның өендә кан эзләре белән кием-салым тапканнар, һәм ул барысын да таныган.

Тикшерү бара.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: