12 яшьлек актер тиздән ТВ3 телеканалында күрсәтеләчәк «Ведьма» мистик сериалында төште. Проект өстендә эш октябрь ахырында төгәлләнде.
"Минем өчен бу инде бишенче проект. Мин күптән фантастикада төшәргә теләгән идем, һәм менә, ниһаять, безнең республикада шундый күп серияле фильм төшерделәр", - дигән "Башинформ"га Арслан.
Триллер элементлары белән мистик мелодраманы төшерү өчен Уфа һәм Таш-Асты авылын сайлаганнар. Картинада тамашачылар Башкортстанның гаҗәеп матурлыгын гына түгел, җирле фольклор легендалары белән дә танышачак. Башкорт авылына килгән гаилә турындагы мелодраматик сюжетта шулай ук балалар һәм үсмерләр тарихлары да бар.
Исегезгә төшерәбез, яшь актер Арслан Крымчурин тамашачыларга башкорт әдәбияты классигы Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» повесте буенча төшерелгән «Сестренка» фильмы буенча таныш. Анда ул төп герой Ямил ролен бик оста уйнады. Соңыннан Арслан Сәидә Медведеваның «Мостай», Булат Йосыповның «Шагыйрь көндәлеге», Айнур Әскәровның «Ел гаиләсе», Динара Абдрәшитованың «Айназ» фильмнарында төшкән.
фото: башинформ