«Лето. Город. Любовь.» фильмы - кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең гомум темасы белән бәйле төрле жанрлардагы сигез новелланы берләштергән альманах. Сюжетлар республика башкаласында бара. Уфаның 450 еллыгы уңаеннан төшерелгән кинотасма шәһәрнең мәдәни төрлелеген күрсәтә.
Фильм киң прокатка киләсе елның февралендә чыгачак һәм онлайн-платформаларда булачак. Проектны «Аскарфильм» киностудиясе һәм коммерцияле булмаган «МедиаСтарт» автоном оешмасы гамәлгә ашырды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: фильм узган елда Башкортстанда Радий Хәбиров башлангычы белән уздырылучы кинематография өлкәсендәге проектларга ярдәм итү буенча республика Башлыгы грантлары конкурсында җиңүче булды. Ә былтыр грант ярдәмен тулы метражлы - 3, кыска метражлы 1 фильм, шулай ук бер анимацион сериал алды.
Фото: glavarb.ru