Арча районындагы үзешчән җырчы, баянчы Фирдус Ганиев кызларны, аеруча җырчыларны ярата. Концертларда гел сәхнәдә ул булыр.
Менә Иркә концертына да килгән. Ул аңа чәчәк кенә биреп калмый, аны күтәреп үк алган. «Арча мәхәббәтем» менде. Бик зур рәхмәт сезгә! Инде өч ел шулай кочаклаучы булмады мине», – дип шаярта аны Иркә.
«Булдырасың, Фирдус, алга таба да шундый булып кал», – дип мактаганнар Фирдус Ганиевның бу кыю адымын.
«Тырышам инде, любовь бит», – дип җаваплаган Фирдус абый.