Хөрмәтулла Үтәшев – Башкортстанда гына түгел, Русия киңлекләрендә дә киң танылу алган артистларның берсе. Ул тамашачыны беренче рольләреннән үк үзенә гашыйк итеп, кырык елга якын башкорт сәхнәсендә әйдәп баручы актер булып кала.
Флорид Бүләковның “Шәйморатов генерал” һәм Илшат Йомагуловның “Нәркәс” трагедияләрендә – Шәйморатов һәм Сынтимер бий, Рафи Шартның “Минем хатынымның исеме Морис” комедиясендә – мсье Труабель, Нурлан Абкадыйровның “Чыңгызханның соңгы төяге”ндә – Тимерша рольләре өчен 2002 елда Хөрмәтулла Үтәшев Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенә лаек булды. Тимерша роле өчен шул ук елда Казанда үткән “Нәүруз” халыкара театр фестивалендә “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә – лауреат исеме, ә тагын бер елдан Бишкәк шәһәрендә Халыкара төрки телле театрлар фестивалендә Гран-при яулады. М. Кәримнең “Ай тотылган төндә” трагедиясендә – Акъегет, Н. Асанбаевның “Яралы язмыш”ында – майор Йосыпов, М. Бурангуловның “Башкорт туе”нда – Юлдыбай, Б. Бикбайның “Карлыгач”ында – Шатморат, Ф. Бүләковның “Бибинур, ах, Бибинур”ында – Степан Разин һәм башка бик күп рольләре тамашачы күңелендә онытылмас булып саклана.
Хөрмәтулла Үтәшев героик-романтик амплуадагы актер саналса да, ул драма, трагедия, комедия, фарс жанрларында да уңышлы эшли. Моңа өстәп, сәхнәдә уйнасынмы, режиссер буларак спектакльләр куйсынмы, кинода төшсенме, сәнгать институтында укытсынмы, әсәрләр тәрҗемә итсенме, инсценировкалар эшләсенме, республика күләмендәге мәдәни чараларны, җәмәгать эшен алып барсынмы – үз эшен җиренә җиткереп, яратып, бирелеп башкара.
Тышкы кыяфәтеннән үк эчке ныклык, рухи байлык ташып торган киңкырлы, искиткеч талантлы Хөрмәтулла Үтәшев белән әлеге әңгәмә гәзит укучыларга аның шәхесен төрле яктан күзалларга ярдәм итәр дип уйлыйм.
– Хөрмәтулла Газзалиевич, Сезнең сәхнә эшчәнлегегезне, ирешкән уңышларыгызны гәзит укучыларыбыз, тамашачылар яхшы белә. Сез, шулай ук, актив җәмәгать эшлеклесе дә. “Атайсал” проектында да актив катнашасыз. Сүзебезне шуннан башлыйк әле.
– “Атайсал” сүзе кече Ватан дигәнне аңлата. Минем өчен дә кече Ватаным зур мәгънәгә ия. Ул көч туплау урыным булып та тора. Туган төягем – Хәйбулла районының Таштугай авылы. Әтием Бөек Ватан сугышында катнашкан. Урал аръягының легендар көрәшче Газзәли дигән даны да булган. Гаиләдәге ун баладан сигезебез үстек. Мин шушы зур, тату гаиләдә – алтынчысы. Бүген энем Хөсәен нигезебез җылысын саклап, туган авылыбызда яши. Туган төягем белән элемтә бервакытта да өзелмәде, якташларыма кулымнан килгәнчә ярдәм итеп торырга тырыштым. Ә инде 2021 елда “Атайсал” проекты кысаларында туган авылым янындагы ташландык хәлдә булган коены бурап, тирә-ягын тәртипкә китердек. Туганнарым, авыл хакимияте, авылдашларым, бу башлангычымны хуплап, бергәләп эшләп чыктык. Ә инде коены ачу тантанасында хезмәттәшләрем – Башкорт дәүләт академия драма театры артистларының катнашуы бәйрәмгә тагын да мәртәбә өстәде.
Соңгы елларда Урал аръягында янгыннар күп чыга. “Бурдан – кала, уттан – калмый” диләр бит. Менә шуларны исәпкә алып, авылдашларыма ничек ярдәм итәргә була дип уйлап йөргәндә, язмышым мине “Башсельхозтехника” компаниясенең генеральный директоры Фларис Шәйхетдинов белән очраштырды. Аның белән сөйләшкәндә үземнең уй-хыялым белән уртаклаштым һәм берникадәр вакыт узгач, Фларис Рифкать улы ярдәме белән янгын сүндерү өчен су ташый торган тагылма әзер булды. Ул аны хәтта Хәйбуллага кадәр илтеп куюны да хәстәрләде. Фларис Рифкать улына башлангычымны хуплавына, ярдәменә зур рәхмәтлемен.
– Иҗтимагый эшләр башлангычында тору халкыңны эчкерсез ярату, аның киләчәген уйлау, хәстәрләү, минемчә. Килешәсезме?
– Килешәм. Бу эшкә үзеңнең буш вакытыңны бүләргә, көчеңне күп түгәргә, шәхси матди чыгымнарга да күз йомарга кирәк. Иҗтимагый эшкә күңел таләбе белән генә алынып була.
Театрдан тыш, киңкырлы иҗтимагый эшчәнлекнең берсенә генә тукталып үтәм: 2021 елдан “Түңгәүер җыены” уза. Ыру җитәкчесе, Бөтендөнья башкортлары корылтае президиумы әгъзасы буларак, бу чараның башлангычында, оештыруда һәм уртасында кайныйм. Ике көн барган әлеге җыен уен-җыр белән генә узмый. Монда гыйльми конференцияләр уза, резолюция кабул ителә, китаплар бастырыла, бөек шәхесләребезнең исемнәре барлана һәм халкыбызның гореф-гадәтләрен, уеннарын, телен саклау буенча күп эш башкарыла. “Түңгәүер җыены” 2021 елда – Зилаерда, 2022дә – Әбҗәлилдә, 2023 елда Баймакта узса, быел Хәйбулла районы эстафетаны Бөрҗәнлеләргә тапшырды.
– Бүген Башкортстан сәхнәсен Хөрмәтулла Үтәшевсыз күз алдына да китереп булмый. Кешенең язмышы туганда ук Ходай тарафыннан язылган була дигәнгә ни әйтерсез?
– Балачактан эчке бер сиземләү белән артист булачагымны тоемласам да, сәхнәгә урау юллар белән килдем. Авылыбызга Сибай театры, филармония артистлары килүен көтеп ала идем. Филармониядәге атаклы биюче Мөхәммәт Идрисов гастрольгә килеп чыкканда фатирга безгә төшә иде. Аны әти белән туганлык җепләре бәйләде. Курайчылар Ишмулла һәм Сәйфулла Дилмөхәммәтовлар, Фәридә Кудашева белән Бәхти Гайсинның чыгышларын карап, аларга сокланып, үземне әкият дөньясындагыдай хис итә идем. Алар аралашканда гап-гади булсалар, сәхнәгә чыксалар – танырлык та булмый иде. Мәктәп елларында сәхнәдән төшмәдем дә бугай. Барлык оештырылган чараларда катнашып, актив булдым: курайда уйнадым, биюче дә булдым, шигырьләрне яттан сөйләдем, спектакльләрдә уйнадым. Монда беренче укытучым Мөнәвәрә Ильясованың да өлеше зур. Ул безне серле сәнгать дөньясы белән таныштырды. Шулай да, әниемнең сүзен тыңлап, сигезенче сыйныфтан соң Сибай педагогия училищесына укырга кереп карадым. Балларым җитмәгәч, авылыма кайттым. Подольск мәктәбендә урта белем алгач, сыйныфташларым белән совхозда эшкә калдык. Аннары армия сафларына алындым. Хезмәттән соң Магнитогорск педагогия институтының чит телләр факультетына укырга кердем. Анда да төрле түгәрәкләргә йөрдем һәм сәнгатькә тагын да ныграк тартылуым Стәрлетамак мәдәни-мәгърифәт училищесына алып килде. Училищеда укып йөргәндә Уфа дәүләт сәнгать институтына укырга керергә булдым һәм имтиханнарны уңышлы тапшырып, югары уку йорты студенты булып киттем. Бу узган юлымны язмышым дип кабул итәргә була. Шулай да, язмышыңа үкенеп утырмас өчен тормышта тырыш, ныкышмалы да булырга кирәклеген ассызыклар идем.
– Берсеннән-берсе уңышлы образлар иҗат итеп, сәхнә йолдызы булып балкыгач, унике ел дәва-мында театрның директоры булып та эшләдегез. Иҗат кешесенең һәркайсы да җитәкче дилбегәсен тота алмый. Ә Сез нинди эшкә тотынсагыз да, аны җиренә җиткереп башкарып чыга торганнардан. Бу холкыгыздан киләме?
– Холкымнан һәм тәрбиядән киләдер. Совет чоры балалары хезмәт тәрбиясе алып үсте. Әти-әнигә ярдәмләшү, печән хәзерләү, урып-җыю вакытында колхозда эшләү – бу эшләрнең берсе дә авылда туып-үскән безнең буын балаларын читләтеп узмады. Балачактан нинди генә эшкә алынсам да, ахырына кадәр эшләп чыгарга күнеккәнмен.
– Сезне республика күләмендәге мәдәни чараларның алып баручысы итеп тә беләбез. Сүз көченә ышанасызмы?
– Сүз кодрәтенә ышануым балачактан ук килә. Мин әкиятләр укырга ярата идем. Үзебезнең авыл китапханәсендәге китапларны укып бетергәч, миңа күрше авыллардан китап алып кайтып бирәләр иде. Әкиятне укыганда сүз көче аша мин шул дөньяга күченә идем, геройларның сыннарын балчыктан эшләп, алар белән сөйләшә идем хәтта. Шигырьләр укырга, яттан сөйләргә дә балачактан яратам. Озын-озын шигырьләрне таңнан торып бик тиз ятлый идем. Ә хәзер текстларны ятларга кирәк булганда, җәяү атлаганда кабатлап барам һәм болай эшләгәндә хәтердә тиз кала.
Студент чагымда сәхнә теленнән укыткан педагогыбыз, актер, драматург Илшат Йомагулов сүзгә игътибарлы, сакчыл булырга өйрәтте. Миңа да Уфа сәнгать институты студентларына сәхнә телен укытырга насыйп булды.
– Бер интервьюда Сез Джек Лондонның “Мартин Иден” китабын иң яратканым дип атыйсыз. Билгеле булуынча, бу китапта сүз максат куеп, үз-үзең өстеңдә эшләү, тырышу хакында бара. Мартин Иден белән Хөрмәтулла Үтәшевның охшаш яклары бармы?
– Ул китапны мин студент чагымда укыган идем һәм, әйтергә кирәк, әсәрнең героен үземә берникадәр үрнәк итеп тә куйдым. Төпкел авылда туып-үскән бала буларак, Уфага килеп, югары уку йортында, өстәвенә, актерлыкка уку бик җиңелдән булмады – үз-үземә ышану җитми, кыюсыз, оялчан идем. Барысы да үзеңнән, синең тырышуыңнан, максатчан булуыңнан торуын мин әнә шул әсәр аша да аңладым. Әйе, Мартин Иден белән Хөрмәтулла Үтәшевның охшаш яклары бар.
– Бүгенге өстәл китабыгызны әйтә аласызмы?
– Мостай Кәримнең китапларын кат-кат укыйм.
– Хөрмәтулла Газзалиевич, Сез бик күп эшлисез. Ничек ял итәсез?
– Бер эшнең икенчесе белән алышынуы да минем өчен ял булып тора. Шулай да, улларым Айтуган, Азамат, Арслан белән мунчага барырга яратам. Улларым үзләре сайлаган һөнәр буенча эшли, аларның да эше бик җаваплы, шуңа күрә дә өчәү бергә мунчага барып сихәтләнү сирәк кенә булса да эләгә.
– Яраткан шөгылегез?
– Тормыш иптәшем Ләлә белән бакчабызда булырга яратабыз. Шуңа күрәдер, кайда гына барсак та, агач үсентеләре алып кайтырга тырышабыз һәм аларга исем бирәбез. Шул үсентеләргә карап, сәяхәтебезнең иң күңелле чаклары искә төшә, матур хатирә булып күңел түрендә саклануын дәвам итә. Бакчабыздагы агачлар арасында “Домбай”, “Дуван”, “Ассы” атамалы чыршылар һәм башка агачлар үсә.
– Эшеңдә, тормышыңда, яшәешеңдә ирекле булу өчен нәрсә эшләргә кирәк?
– ...Мин бу сорауга Мәҗит Гафуриның “Кара йөзләр” спектаклендәге Ахун хәзрәт ролендәге сүзләр белән җавап бирер идем: “Кол булмас өчен иң тәүге нәүбәттә рухи азатлык кирәк, вә укымышлы һәм гыйлемле булу фарыз”.
– Дөньяга килүегезнең миссиясен нәрсәдә күрәсез?
– Әйе, Рим Хәсәнов Наҗар Нәҗми сүзләренә иҗат иткән җырдагыча: “Бу дөньяга без килгәнбез икән, юкка түгел, юкка түгелдер...” Үземнең миссиямне сәнгать аша кешеләрнең күңелләрен яктырту һәм иҗтимагый эш аша кешеләргә игелек, изгелек кылуда дип уйлыйм.
– Хөрмәтулла Газзалиевич, Сезне хәзерге җәмгыятьтә борчыган нәрсә бармы?
– Мине кешеләрнең үз-үзенә бикләнүе, тере аралашуның кимүе борчый. Без хәзер кунакка йөрмибез диярлек, туган көннәрдә, бәйрәмнәрдә бер-беребезне телефон аша шалтыратып яки СМС язып кына котлыйбыз. Хәтта ки Сезнең белән күзгә-күз карашып әңгәмәләшкән кебек, журналистлар белән очрашып, күптәннән сөйләшкән юк иде инде. Кешегә тере аралашу мөһим!
Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.