+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
23 ноябрь 2024, 03:00

Фирдүс Тямаев яшь иргә әти булачагын хәбәр иткән

Хәзер сәхнәдән кызның кулын сораулар тарихта калып бара.

Фирдүс Тямаев яшь иргә әти булачагын хәбәр иткәнФирдүс Тямаев яшь иргә әти булачагын хәбәр иткән
Фирдүс Тямаев яшь иргә әти булачагын хәбәр иткән

Фирдүс Тямаев сәхнәдә яшь ир-атка әти булачагын әйткән.

Видеода күренгәнчә, сәхнәдә яшь пар басып тора. Җырчы, күрәсең, алдан ук яшь ханым белән сөйләшеп куйганча, ир-ат белән әңгәмә кора. Анда яшь парның әлегә балалры юклыгы беленә.

Шул вакытта җырчы яшь парның уртасына баса да, яшь хатынның башыннан сыйпый һәм кулындагы тартмадан йөклелекне тикшерү өчен тестны чыгарып күрсәтә. Баксаң, яшь ханым йөкле икәнен иренә җырчыдан хәбәр иттерүне сораган икән.

 «Мә тартмасы, теге әйбере. Без аны хатының белән туалетка кереп, өч тапкыр тыгып карадык», – ди җырчы. Фирдүснең тамашачысы мондый шаяруларны ярата инде, залдагылар һәм видеоны караучылар рәхәтләнеп көлә.

Менә шундый хәлләр.

Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас