+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
23 ноябрь 2024, 11:15

"Үкенәмме мин? Юк!"

Айдар Галимовның кече кызы Айгизәнең яңалыклары бар.

"Үкенәмме мин? Юк!""Үкенәмме мин? Юк!"
"Үкенәмме мин? Юк!"

3 ел элек ул  анда күченеп киткән булган, әмма тормышындагы күңелсезлекләр аркасында кире әйләнеп кайткан. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйли.

«Сәлам. Мин – Айгизә. Нәкъ 3 ел элек мин Мәскәүгә күченеп киткән идем. Бик кыю һәм «барысын да дөрес эшлим» дип уйлаган идем. 2,5 айда мин проектларда эшләдем, реквизитор һәм ассистент булдым, кастингларга йөрдем. Һәм кире әйләнеп кайттым. Берни дә майтара алмаганга түгел, ә мөнәсәбәтләр аркасында.

3 елда күп нәрсә булды: 7 ел эшләгән өлкәдән киттем, егетем белән аерылыштым, дусларымны югалттым. Үкенәмме мин? Юк!

Мин яңа дуслар таптым, якыннарым белән мөнәсәбәтләрне җайладым, егетемне очраттым. Күп чыгыш ясадым. Минем менеджерым барлыкка килде, мин керемнең яңа баскычына чыктым. Бу 3 ел миңа үземә икенче яктан карарга вакыт бирде, һәм тагын үземне сынап карарга булдым. Мин - кабат Мәскәүдә. Мин яраткан, мине тулыландырган шәһәрдә.

«Бер елгага ике тапкыр кермиләр», – диләр. Ә мин сынап карыйм. Миңа уңышлар теләгез. Сезней Ай», – дип сөйли ул тормышы турындагы кыска видеода.

Уңышлар сиңа, Айгизә!

Фото: блогерның шәхси аккаунтыннан.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас