+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
24 ноябрь 2024, 02:35

Бу нормаль күренешме?

Марат Яруллин үзе дә шок хәлендә калган.

Бу нормаль күренешме?Бу нормаль күренешме?
Бу нормаль күренешме?
Концертларда бүген тамашачы сәхнәгә менеп ниләр генә кыланмый. Берсе бер артисттан иренә авырлы икәнен әйттергән иде. Менә Марат Яруллинның Төмәндәге концертында да  шаккатмалы хәл булган. Монда тамашаның кызган мәлендә сәхнәгә бер кыз менә һәм егетенә тәкъдим ясыйсы килүен әйтә.

Марат Яруллин мондый кыюлыктан үзе дә шок хәлендә кала. «Алай да буламыни? Ә ул үзе «тормоз» что ли?» – дип, кызның егетен дә сәхнәгә  мендерә. Кыз егетенә тезләнеп тәкъдим ясый.

«Братан, мин нәрсә әйтергә дә белмим. Син аз гына ялындыр инде, ичмасам», – ди җырчы. Егет, мөгаен, бу концертка ник килгәненә мең тапкыр үкенеп: «Мин уйларга тиеш», – дип җавап кайтара.

«Менә шулай да була. Бу – нормаль күренешме? Ничек уйлыйсыз?» – дип сорый Марат Яруллин.
 
Сезнең җавап нинди?

фото: җырчының шәхси аккаунтыннан

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас