+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
25 ноябрь 2024, 06:50

«Дәрвиш рухы»на килегез!

Уфаның Көрәш сараенда «Дәрвиш рухы» дип аталган беренче башкорт рок-концерты була.

«Дәрвиш рухы»на килегез!«Дәрвиш рухы»на килегез!
«Дәрвиш рухы»на килегез!


Чара туган телләрендә рок-музыка сөючеләр өчен чын бәйрәм булырга вәгъдә итә. Бу - республикада шундый күләмдәге беренче вакыйга, анда бер мәйданчыкта башкорт рогына нигез салучылар һәм заманча музыкантлар бергә чыгыш ясаячак.

Махсус кунаклар - «Дәрвиш-Хан» һәм «Рух» рок-төркемнәре, «Улытау» казах этно-рок төркеме, Elvin Grey. Аларның җырлары Башкортстанда яшәүче берничә буынның йөрәген лаеклы яулады. Концертта тамашачылар үлемсез хитлар, яңа композицияләрне тере тавышка башкаруда тыңлый алачак.

Чарада, шулай ук, «Кышкы җәйгор», «Караташ», «Проект 102», «Бүреләр», «Бишбармак» һәм башка бик күп заманча төркемнәр катнашачак.
Керү ирекле.

Фото: rcntrb.com

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас