-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Мин бик чибәр. Үлеш!"

Башкортстаннның атказанган артисты Гөлназ Асаеваны яшерен камера төшергән. Анда...

"Мин бик чибәр. Үлеш!"
"Мин бик чибәр. Үлеш!"

Гөлназ кечкенәдән сәхнәдә бугангамы, инде мактаулы исем алган артист булса да, кайбер тамашачы аның үз-үзен тотышында балаларча самимилек тоя. Нинди хисләрен дә ихлас белдерә ул. Көзге алдында да шулай, күрәсең.

Бер видеосы сабый чакта әнкәйнең туфлиен киеп, мендәр япкычын фата итеп тагып, көзге алдында бөтерелгән чакны искә төшерде. Аны җырчының ярдәмчесе Рената тәкъдим итә. Кызлар анда болай сөйләшә:

"- Мин керфекләрсез дә матур, әйе бит, Рената?
- Матур, әлбәттә.

- Бу «стрелка»лар чыннан да бик матурлый… Юк, керфекләр алар чыннан да шәп эффект бирә... Мин бик тә чибәр. Үлеш... Әлбәттә, ярата мине Вилдан.
- Башкалар да ярата. Мин, мәсәлән.

- Башкалар кирәкми миңа. Миңа Вилдан бик нык кирәк. Мин картайганмын, Рената. Күрәсеңме? Күз төпләре кипшереп киткәнме шунда? Син бүген минем сәхифәмдә сторислар чыгара аласыңмы? Теге приколны төшерәбезме соң?"

Көзгедән матур кыз карап торган чакның кадерен белергә инде, аннан "Бу ни бу?" кебегрәк сораулы караш та озак көттерми ул...

Фото: Гөлназ Асаеваның шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: