+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
27 ноябрь 2024, 04:57

Шат җыр булды юлдашым

Туймазы районының Ярмөхәммәт авылында композитор һәм шагыйрь Әкрам Даутовның тууына 110 ел тулуга багышланган хәтер кичәсе үтте

© автор фотосы© автор фотосы
Фото:© автор фотосы

Чарага Әкрам Даутовның кызлары Туймазы шәһәрендә гомер итүче Заирә Шәрипова кызы Лилия белән, Мәскәүдә гомер итүче Айлә Рощина, өчтуган энесе Фиат Саяхов килгән иде.

Ике сәгатьлек күркәм чарада якташыбыз ачык йөзле, шәфкатьле, ярдәмчел кеше һәм күпкырлы талант иясе буларак күз алдыбызга килеп басты. Ә сәхнә түренә эленгән портреты, гүя композиторның үзе кебек, тыйнак кына тамашаны күзәтте. Әйтелгән сүзләр, башкарылган җырлар аның якты рухына барып ирешкәндер, мөгаен. Портреты янындагы өстәлдә узган ел кызы Айлә Әкрам кызы авыл Мәдәният йортына кайтарып тапшырган композиторның аккордеоны бәйрәмнең бер күрке, бизәге булып торды.

– Әти язган җырларның күбесе минем күңел аша үтте. Кандрадан Туймазыга күченү чорында бераз вакыт аның белән икәү генә яшәдек. Төнгә каршы куе итеп, күп итеп шикәр салып чәй эчәр иде. “Шулай баш шәбрәк эшли, кызым”, – ди үзе. Иртән мин уянуга аның берәр җыры инде әзер була. Я үзе уйнап, җырлап күрсәтә, я миннән ноталар буенча фортепианода уйната иде.

Айлә Әкрам кызы Казан педагогия институтының музыка факультетында белем алган. 27 ел Мәскәүдә депутат ярдәмчесе булып хезмәт салса да, гомер буе музыкадан аерылмаган. Әле дә әтисе язган җырларны ишетү белән күзләренә яшь тулды. Аның оныгы Мария карт бабасының җырларын таный һәм белә икән!

Заирә Шәрипова исә – әтисенә багышланган чараларда еш кунак. Ул катнашу белән генә чикләнми, чараларны оештыруда үзе дә күп көч сала. Гомере буе Туймазы медицина колледжында латын һәм инглиз телләре укыта, хәзер инде лаеклы ялда. Сәхнәдән яңгыраган һәрбер җырга кушылып, бик бирелеп, хисләнеп башкарып утырды ул. “Әтиемнең җырларын ишеткәч, үзен күргән, аның белән аралашкан кебек булдым”, – диде ул. Заирә апаның кызы Лилия дә бабасы белән чиксез горурлануын, аның җырларын башкарган өчен якташларына олы рәхмәтен җиткерде. “Бабам да, сез дә халыктан чыккан, гади кешеләрнең ни уйлаганын, хис-тойгыларын сизеп-тоеп торганга, халыкчан һәм ихлас аның җырлары”, – диде Лилия. Үзе дә “Шинелем” җырын башкарды. Үзенең оныгын да, карт бабасы җырларын белеп, горурланып үссен өчен шушындый мәдәни чараларга йөртүен әйтте.

Чиләбе өлкәсендә яшәүче кызы Галия Янышева, сәламәтлеге какшап китү сәбәпле, очрашуда була алмады. Ләкин ул да безнең арада кебек тоелды: аудиоязма аша рәхмәтен җиткерде. Концертта катнашкан балаларга күчтәнәчләр дә алдырткан ул. Өлкән улы Фиат, кызганычка каршы, бүген арабызда юк инде. Ул гомерен нефть тармагы белән бәйләсә дә, әтисе кебек үк, аккордеонда уйнаган, матур җырлаган. “Очрашкан вакытта әти белән бергә туганнарыбыз – биш ир-егет өздереп гармуннарда уйнап җибәрер иде”, – дип искә алды Айлә ханым. Фиат абыйның улы Таһир скрипкада бик яхшы уйнаган, Казан консерваториясенә караган музыка мәктәбен тәмамлаган. Ләкин башка һөнәр сайлаган, алай да скрипкасын гомере буе кулыннан төшермәгән.

Әкрам абыйның өчтуган энесе Фиат абый Сәяхов та бик дулкынланып якын кешесенең асыл сыйфатлары турында, аның белән бәйле кызыклы хәлләрне сөйләп халыкны көлдерде.

...Ә тормыш юлы катлаулы, бормалы булган Әкрам Сөнәгать улының.

Ул Ярмөхәммәт авылында дөньяга килгән. Соңрак гаилә Кандра авылына күченгән. Әтисе Сөнәгать Чокадытамак волосте комитеты рәисе була. Әнисе Бибизәкия – колхозчы, матур итеп җырлый, курайда уйный торган була. Кечкенә Әкрам дә җыр-моңга, сәхнәгә гомерлеккә гашыйк була. 5 яшеннән гармунда уйнарга өйрәнә. Башлангыч белемне туган ягында ала. Аннары комсомол путевкасы белән Карелиядә – бораулаучы, Магниткада җир казучы булып хезмәт юлын башлый. Кичке мәктәптә һәм Уфада коммунистик университетның комсомол бүлегендә белем ала. Аннары Казанга юл тота һәм пехота училищесында – курсант, полк мәктәбендә взвод командиры, курсантлар ротасы командиры була. Казанда укыган елларында Фәйзулла Туишевның гармунчылар ансамблендә катнаша. Кәрим Тинчурин җитәкчелегендәге драма түгәрәгенә йөри. Салих Сәйдәшев оештырган гарнизон хорында башлап җырлаучы була. Шушы чорда җырлар яза башлый. Яшь егетнең хыяллары зурдан була, ләкин каһәрле сугыш аларны җимерә.

Әкрам Даутов Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр катнаша. Батальон командиры, гвардия майоры дүрт тапкыр яралана. Батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз, Ватан сугышы орденнары, бик күп медальләр белән бүләкләнә. Әкрәм Даутов фронтта да иҗат эшчәнлеген туктатмый. Күп кенә шигырьләре, җырлары окопларда, блиндажларда языла, хәрби карта белән бергә нота язмаларын да йөртә.

Әкрам Даутов шагыйрь, композитор гына түгел, ул – педагог, тәрбияче дә. Сугыштан кайткач, үзенең яраткан һөнәренә керешә, ике ел Кандра 2нче мәктәбендә җыр һәм башлангыч хәрби әзерлек дәресләре укыта. Туймазы район Мәдәният йортында директор һәм сәнгать җитәкчесе булып эшләгәндә күп кенә үзешчән сәнгать түгәрәкләрен җитәкли һәм, әлбәттә, җырлар иҗат итүеннән бер генә көнгә дә туктамый. Тормыш иптәше Мәхбүбә апа белән бәхетле гомер кичерәләр. Аның “Йөрәк моңнары”, ”Әнием мактады”, “ Яшәргә дә әле, яшәргә”, “Җырчы камышлар” дигән җыр җыентыклары дөнья күрә. Композиторга “Башкорт АССРының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә.

Әйткәндәй, Әкрам Даутовны районда онытмыйлар, хөрмәт белән искә алалар. Ярмөхәммәттә дә, Кандрада да аның исемен йөрткән урамнар бар. Туймазыда ул яшәгән йорт һәм Кандрада ул эшләгән 2нче мәктәп диварларына истәлек такталары урнаштырылган. Туган авылында мәдәният йортында Вәкилә Әхмәтҗанова җитәкчелегендә Әкрам Даутовның юбилей кичәләрен туганнарын, гаилә әгъзаларын чакырып, зурлап үткәрәләр. Берничә ел элек аның әнисе, курайчы Бибизәкия апаның 125 еллык юбилеен уздырганнар. Районда композиторның җырларын башкаручылар конкурсы оештырыла.

Быелгы бәйрәмдә катнашкан авылдашлары, Кандра музыка мәктәбе укучылары (җитәкчеләре Алия Закирова), Гөлназ Белголова җитәкчелегендәге малайлар ансамбле шулай ук Әкрам Даутов җырлары белән бәйгеләрдә, концертларда катнаша, алдынгы урыннар яулыйлар. Бер-бер артлы “Әниемә хат”, “Гел елмай”, “Мин яшәгән җирдә”, “Кайталмаган солдат”, “Ак чәчәкләр”, “Ике малай китә армиягә”, “Шофер җыры”, “Бер минутка” кебек без барыбыз да яхшы белгән җырлар яңгырады. Аларны Вәкилә Әхмәтҗанова, Гөлназ Белголова, Алия Закирова, Айдан Хәйдәров, Рөстәм Вафин, Марат Әхмәтҗанов, Рәмзил Кашапов, Зөлфия Хәбирова, Айсылу Закирова, Айгизә Галиуллина, Динияр Әхмәтшин, “Айлы кичләр” җыр ансамбле башкарды. Бию коллективы (җитәкчесе Ингел Әхмәтҗанов) хәрбиләр вальсын биеде. Баянда Рифгать Гафаров белән Равил Хәйруллин өздереп уйнады. Әкрам абыйның үз тавышы яздырылган аудиоязма да яңгырады. Төбәкнең каләм тибрәтүчеләре Рәзинә Мусина белән Люция Фәтхетдинова Әкрам Даутов белән бәйле истәлекләр белән бүлеште, аңа багышланган шигырьләрен укыдылар. Люция Солтан кызы Кандра 2нче мәктәбендә эшләгән чорда ел да Әкрам Даутов көннәре узуы хакында бәян итте. “Әкрам абыйның йөзеннән нур, үзеннән яктылык сибелә”, – диләр иде аны белгәннәр. Балаларны шулкадәр ярата, иң тәүдә алар белән исәнләшә иде”, – дип сөйләде.

Мин үзем Әкрам абыйны “Алтын башак” түгәрәге әгъзасы буларак беләм. Ул вакытта әле 10нчы сыйныфта гына укый идем. Каләмдәшләр арасында ул үзенә генә хас эчкерсез елмаюы һәм аккордеонда уйнап җырлавы, без, яшьләргә, кирәкле киңәшләрен бирүе белән хәтеремдә уелып калган.

Быел үткән кичәдән дә һәркем күтәренке кәеф белән, киләчәккә зур өметләр баглап, матур хис-тойгыларга чумып таралыштык. Безнең халәт Әкрам Даутовның җыр юллары белән аваздаш булгандыр:

Безнең гомер тагы да
Матур тоелганда
Яшәргә дә әле, яшәргә!

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА, Башкортстан һәм Русия Журналистлар берлекләре әгъзасы.
Туймазы районы, Кандра авылы.

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас