«Сәхнә... Ничә еллар мин шул сәхнәдә. Ә сәхнәгә менәргә миңа соң түгелме? Әйе, соңгы ике елда үземнең иҗатымны күтәрергә тырышам. Озын юлларга гастрольләргә чыгып китәм. Зур концертлар белән төрле төбәкләрдә булам. Ә миңа соң түгелме шулай йөрергә, бәлки, мин үз вакытымны кулдан ычкындырганмындыр?
Юк, минем кадерлеләрем! Сәхнәгә менәргә беркайчан да соң түгел! Син 18дә булсаң да, 50не узсаң да. СОҢ ТҮГЕЛ! Һәрнәрсәнең үз вакыты. Әгәр дә син сәнгать тормышында янып яшисең икән, ул берыбер берәр кайчан бәреп чыгачак. Мин җыр юлыннан атлыйм. Мин сәнгать, иҗат белән яшим. Бөтен күңелемне, эчке халәтемне җырларыма салам. Җыр юлына басарга беркайчан да соң түгел», – дип язган Сиринә.
Сез Сиринә Зәйнетдинованың иҗатын яратасызмы? Кайсы җырлары аеруча ошый?
Фото: Сиринә Зәйнетдинованың шәхси архивыннан.