-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Күңел әле дә тыныч түгел"

"Ярый вакытында күреп өлгердек", - ди артист.

"Күңел әле дә тыныч түгел"
"Күңел әле дә тыныч түгел"
Данир Сабировның мунчасында янгын чыга язган. Ярый ла тәҗрибәле электрик вакытында килеп, кыска ялганышны күреп калган.

«Әле генә мәчеттән чыктым, дуслар. Кичә якты вакытта мунча яктым. Әмма кич белән автомат атты, ут булмады. Без инде, мунча үпкәләмәсен, дип, шәмнәр, фонарьләр белән барыбер кердек. Ә бүген мәчеттән чыгуыма электрик миңа видеохәбәр җибәргән: "Бер кабель төтенләп ята, кыска ялганыш". Күршедә булган хәлләрдән соң күңел әле дә тыныч түгел. Ярый вакытында күреп өлгердек», – дип, Аллаһка шөкер иткән артист.

Узган елда шушы вакытта Данир Сабировның күршесе Ирек абыйның хуҗалыгында янгын чыгып, йорты һәм гараждагы 2 машинасы янып беткән иде. Ул гомер буе җыйган малыннан колак какты. Миләүшә һәм Данир Сабировлар  күршеләренә ярдәм йөзеннән акча җыю турында игълан итте.  Җыелган акчаларга Ирек абыйга йорт салып бирделәр.

Фото: Сабировның шәхси аккаунтыннан

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: