-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Татар җыры яшәр, сүнмәс!

Дүртөйледә яшь башкаручыларның “Туган тел” бәйгесе үттеРеспубликаның һәр районында халкыбызның мәдәни мирасын һәм гореф-гадәтләрен саклауга, тергезүгә юнәлтелгән үзенчәлекле бренд чаралары бар. Дүртөйле районы өчен “Канатлы ат” ярышлары һәм татар җырына багышланган “Туган тел” бәйгесе – шундый күркәм чаралар исемлегендә.Дүртөйле районы хакимияте Республика халык иҗаты үзәге, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе, Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты ярдәме белән “Туган тел” татар җырын яшь башкаручылар бәйгесен быел 16нчы тапкыр оештырды. Бу юлы ул беренче тапкыр үз канаты астына 9 яшьтән 16 яшькә кадәр җыр сөючеләрне дә кабул итте. Фестивальнең географиясе киңәеп, ул Илеш, Тәтешле, Чакмагыш, Бакалы, Бәләбәй, Кушнаренко, Яңавыл, Туймазы һәм Дүртөйле районнарыннан, Уфа, Нефтекама, Ижау, Мәләвез шәһәрләреннән генә түгел, Казахстан Республикасыннан килгән балалар һәм үсмерләрне дә җыйды, димәк, халыкара бәйге статусына ия булды.

Татар җыры яшәр, сүнмәс!
Татар җыры яшәр, сүнмәс!

Кунакчыл Дүртөйле җирендә ике көн гөрләде “Туган тел”. Сайлап алу этапларында да, Гала-концертта да район Мәдәният сарае тулы булды, яше-карты, илһам дөньясына чумып, җыр бәйгесен манзара кылды, яшь йолдызларны көчле алкышларга күмеп дәртләндерде. Хөкемдар­лар комиссиясе рәисе – Русиянең һәм Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты Нәзифә Кадыйрова җыр бәйге­сенең чагу, онытылмас тәэссо­ратлар бүләк итүен билгеләде.
– Балалар, үсмерләрнең шундый ихласлык, шундый сөю белән халкыбыз җырларын башкаруы туган телебезнең, моңыбызның киләчәге якты булачагына инандырды. Үсеп килүче буында мәдәниятебезгә, гореф-гадәтләре­безгә мәхәббәт тәрбияләүче ос­таз­ларына сәхнә түреннән рәхмәт белдерәм! – диде ул. – “Туган тел” конкурсы яңа талантларны ачыклау һәм яшьләр арасында туган телне популярлаштыру өчен менә дигән мәйданчык булып тора, бу мәдәни мирасны саклап калу өчен бик мөһим.
Гала-концерт дулкынландыргыч бәйрәм рухында узды. Яшь йолдызларның сәхнә киемнәре дә, чыгышлары да зур-зур артист­ларныкыннан һич калышмады, һәркайсы татар моңын, аһәңен тамашачыга түкми-чәчми җит­керергә омтылды. Халык җыр­ларының заманча эстрада әсәрләре белән аралашып баруы да, һәр чыгышның үзенчәлекле композициягә корылуы да концертны чагу төсләр белән баетты.
Гала-концерт барышында җиңүчеләрнең исемнәре аталды, алар сәхнә түренә чакырылып, тантаналы рәвештә бүләкләнде. Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе, “Кызыл таң” исеменнән гәзитнең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов, Бөтендөнья татар конгрессы яшьләр комитеты исеменнән Алмаз Хәлиуллин, Башкортстан Республикасы Дәү­ләт җыелышы-Корылтай депутаты, Фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе урынбасары, Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов, Мәдәният министр­лы­гы­ның баш белгече, шагыйрь Нурлан Ганиев яшь йолдызларны һәм тамашачыларны ихлас тәб­рикләделәр. Алар “Туган тел” бәйгесен татар дөньясындагы матур, әһә­миятле вакыйга дип билге­ләде, һәркемгә истәлекле бүләк­ләр тапшырдылар.
9-12 яшьлек башкаручылар арасында (үзешчәннәр төрке­мендә) беренче дәрәҗә дипломга Казахстан кунагы Азалия Хәки­мова лаек булды. Икенче дәрәҗә диплом – шулай ук Казахстаннан килгән София Исмәгыйлевада. Өченче дәрәҗәдә дипломнар – Дүртөйледән Риназ Ширгазин һәм Мәләвездән Руфина Әх­мәтҗановада.
9-12 яшьлек профессионал башкаручылар (музыка мәктәплә­рендә белем алучылар төрке­мендә) беренче дәрәҗә диплом – Дүртөйледән Азамат Шәрә­фетдиновта. Икенче дәрәҗә дипломны – Туймазыдан Шамил Габдуллин, өченче дәрәҗәдәгесен Яңавылдан Илнар Габдуллин алды.
13-16 яшьлек үзешчән бәй­гечеләрдән беренче дәрәҗә диплом – Бакалы районыннан Данияр Заһировта, икенче дәрә­җәдәге бүләк – Илеш кызы Ленара Галиуллинада, өченче дәрәҗә дипломга Ижау шәһәреннән Азалия Касыймова лаек булды.
13-16 яшьлек профессионал башкаручылардан беренче дә­рәҗә диплом – Чакмагыштан Камил Кәримовта, икенче дәрә­җәдәгесен Туймазы кызы Айгизә Галиуллина алды.
9-12 яшьтәге үзешчән башкаручылар арасында өченче дәрәҗә лауреат исемен Дүртөйле вә­килләре Азалия Муллаянова һәм Раил Ямалетдинов яулады. Икенче дәрәҗә лауреат – Илеш­тән Вадим Валькаев. Беренче дәрәҗә лауреат шулай ук Илеш­тән – Ленар Әсәдуллин.
9-12 яшьлек профессионал башкаручылардан җиңүчеләрнең барысы да Туймазыдан булды: беренче дәрәҗә лауреат исемен бәйгенең иң яшь җырчысы – 9 яшьлек Айдан Хәйдәров яулады. Икенче дәрәҗә лауреат дип – Анелия Биктимерова, өченче дәрәҗә лауреат дип – Айсылу Закирова танылды.
13-16 яшьлек профессионал башкаручылар арасында да Туймазы районының Кандра авылы балалар музыка мәктәбе укучылары беркемгә дә алдынгылыкны бирмәде: беренче дәрәҗә лауреат дип – Марат Әхмәтҗанов, икенче дәрәҗә лауреат дип Ралина Хөснетдинова табылды.
13-16 яшьлек үзешчәннәр арасында беренче дәрәҗә лауреат исемен Нефтекама шәһәре кызы Ренара Рәкыйпова яулады, икенче дәрәҗәдәге бүләккә – Бакалы районыннан Зарина Габдуллина, өченче дәрәҗәдәгесенә Бәләбәй­дән Андрей Сидоров ия булды.
Бәйгенең Гран-приен Дүртөй­ле сандугачы Риана Хәлиуллина алды.
– Миңа 12 яшь, вокал белән дүрт яшемнән шөгыльләнәм, – диде ул. – Җырларга бик яратам, ни генә эшләсәм дә, моң һәрвакыт минем белән. “Җырлы шәһәр” вокал студиясендә шөгыльләнәм, остазым – Гөлнара Рифгать кызы Сәлимова. Ялгызым да, ан­самбль­дә дә җырлыйм, күңелемә ятышлылары – халык җырлары. Музыка мәктәбендә укыйм, саксофонда, фортепианода уйнарга өйрәнәм. Райондагы барлык чараларда, концертларда катнашам. Республика, Бөтенрусия һәм халыкара дәрәҗәдәге төрле конкурсларда дистәләгән җиңүләр яулавым иңнәремә канат куйды. Киләчәккә планнарымны, әлбәттә, җыр-моң дөньясы белән бәйлим.

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.

Рәсемдә: легендар җырчы Нәзифә Кадыйрова белән Риана Хәлиуллина.
 
Автор фотосы. 
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: