+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
2 Декабря 2024, 05:52

Җырлы җанда кояш баемый

Күпкырлы талант иясе Светлана Васикова белән әңгәмәҺәр төбәкне якты күңелле, эшсөяр, талантлы кешеләре данлый. Алар үзләренең изге эш-гамәлләре белән туган ягы тарихын баета, якташлары күңеленә нур чәчеп яши. Бүген “Кызыл таң” кунакханәсендә шундый шәхесләрнең берсе — шагыйрә,13 китап авторы, Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, Наҗар Нәҗми исемендәге премия лауреаты, гәзитебезнең даими авторы Светлана Фәүзи кызы Васикова.

Җырлы җанда кояш баемыйҖырлы җанда кояш баемый
Җырлы җанда кояш баемый
– Светлана ханым, Сезне күпкырлы талант иясе дип беләбез. Шигырьне коеп кына куясыз, Дүртөйле районының йөзек кашы саналучы “Әллүки” фольклор ансамблен күп еллар дәвамында уңышлы җитәклисез, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының райондагы бүлекчәсе дә Сезнең кул астында иҗади биеклекләр яулый. Сабыр холыклы, итагатьле, көчле рухлы кеше сез. Тормыш сынаулары алдында каушап, бөгелеп төшә торганнардан түгел. Иҗат җимеш­ләрегез – шигырьләрегез һәм сәхнә түреннән яңгыраган җырларыгыз күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә. Илһам чыганагыгыз кайдан? Мөгаен, җыр-моңга, сәнгатькә гашыйклык геннардан киләдер?
— Адәм баласының язмышы туганда ук маңгаена язылган, ди иде картәниләребез. “Оясында ни күрсә, очканда шул” дигән әйтем дә бар. Кечкенәдән сәнгатькә, шигърияткә тартылуым юкка түгел: әти-әнием йогынтысы, чыннан да, геннар тәэсиредер. Ата-анасы белән горурланып яшәүче — чын-чынлап бәхетле кеше. Мин дә үземне алар кавеменнән димен.
Әтием Фәүзи Хөснетдин улы Камалетдинов — гомер буе мәктәп директоры, әнием Гөлсем Әхнәф кызы укытучы булып хезмәт салды. 60 ел бергә матур яшәп, безгә, биш балаларына, күркәм тәрбия биреп үстерделәр. Бөек Ватан сугышы башланганда, әтием, Бөре педагогия училищесын тәмамлап кайтып, хезмәт юлын башлап, бер ел гына эшләп өлгергән була. Ул үз теләге белән Ватаныбызны сакларга китә. Кәримә картәнием гаиләсеннән өч ир-егетне – Хөснетдин картәтине, уллары Фәүзи белән Фәритне озата. Догаларын, намазларын укып, аларның, дошманны җиңеп, исән-сау кайтуын көне-төне тели. Кызганычка каршы, Фәүзие белән генә яңадан күрешергә насыйп була.
Әтием сөйләгәннәрдән шуны беләм: аны Уфадагы хәрби пехота училищесына җибәрәләр. Алты ай анда укыгач, лейтенант дәрәҗәсендә фронтка озатыла, танк бригадасында взвод командиры итеп билгеләнә. Канкойгыч яуларның берсендә каты яраланып һушсыз яткан әтине иптәшләре, бәлки, исән калыр, дип товар поездына салып җибәрәләр. Әти Аллаһның ярдәме белән исән кала, алты ай госпитальдә дәвалана.
Хөснетдин картәти Сталинград өчен барган бәрелештә 1942 елда батырларча һәлак була. Исеме Мамай курганында мәңгеләштерелгән. Ә Фәрит абыйның гомере сугыш тәмамланырга бер ай кала Германия җирендә 20 яшендә өзелә. 9 май, Бөек Җиңү көненнән соң, 10 май көнне аның каһарманнарча һәлак булуы турында кара кәгазь килә. Фәрит абый фронттан өчпочмаклы хатларын шигъри юллар белән генә язган. Ул хатлар бүген Илеш районының Этәй авылы урта мәктәбе музеенда саклана. Фәрит абый сугышка тугры дусты – гармунын да алып китә. Канкойгыч бәрелешләр туктап торганда, ял сәгатьләрендә яудашларына татар халык көйләрен уйный.
Әтием скрипка, гармунда уйный, заманында ул – Хәлил, әнием – Галиябану ролен башкарды, икесе дә сәнгатькә, җыр-моңга гашыйк кешеләр иде. Әтием 83 яшендә 2005 елда Бөек Җиңүнең 60 еллыгы, “Правда” кол­хозының 75 еллык юбилее уңаеннан китап язды. Ул Этәй, Теләпән, Буралы авыллары тарихын чагылдыра, якташларыбызның фронттагы һәм тылдагы батырлыгына багышланган. Әтием Этәй авыл Советыннан Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемнәрен язып, тарихка уеп калдырды.
– Светлана ханым, Сез журналистика өлкәсендә дә уңышлы эшлисез. Мәкаләләрегез даими рәвештә безнең “Кызыл таң”да дөнья күрә. Инде лаеклы ялда булуга карамастан, Казанда Русия Ислам институтының журналистика факультетын тәмамлап, быел диплом алдыгыз.
– Әйе, каләм тибрәтү – җан таләбем. Геройларымның күбесе – авыл уңганнары. Әдәбият һәм мәдә­ният өлкәсендә армый-талмый хезмәт салучы шәхесләр турында да еш язам.
Лаеклы ялга чыккач, укып, журналист дипломына ия булырга карар итүемнең сәбәбе шул: адәм баласы һәрчак үз өстендә эшләргә, булган сәләтләрен үстерергә, камилләшү юлыннан атларга тиеш дигән фикердәмен. Иҗатташларым арасында минем үрнәгемә иярүчеләр дә бар.
– Беренче шигырьләрегезне кайчан яздыгыз?
– Апам Айсылу бик иртә якты дөньядан китте. Йөрәгемне ачы югалту әрнеткән шул көннәрдә хис-тойгыларымны ак кәгазьгә түгә башладым. Апам артист иде. Җизнәм Марат Илһамов белән Казанда танышып гаилә кордылар. Марат Әхсән улы галим, лекцияләр белән чит илләргә дә чакыралар иде аны. Үзе белән, әлбәттә, һәрчак сөекле хатынын алды. Җизни Америка университетында лекцияләр укый, ә Айсылу апам милли киемдә анда яшәүче татарларның балаларына халык җырларын өйрәтә.
Минем дә апам кебек артист буласым килә, авылыбызда бер генә концерт, спектакль минем катнашлыгымнан башка узмый иде, тик әти-әнием: “Бер гаиләгә бер сәхнә кешесе җиткән”, – дип, бу теләгемә каршы төштеләр. Аларның сүзен екмадым, документларымны Уфа педагогия училищесына илттем, анда читтән торып укыдым. Эшләп укыдым, әти-әниемне акча сорап йөдәтәсем килмәде.
Шигърият дөньясына аяк баскач, шагыйрь Рафаил Хафизов, урыны оҗмахта булсын, иҗатымны үстерүгә ярдәм итте. Остазыма бик рәх­мәтлемен. Ул беренче тәнкыйтьчем дә, иңнәремә канат куючым да булды.
– Димәк, тормыш юлыгыз мәгариф системасы белән бәйле?
– Әйе, хезмәт юлымны мәктәптә пионервожатый булып башладым, диплом алып, кияүгә чыккач, гаиләм белән Дүртөйлегә күчендек, балалар бакчасында тәрбияче булып та, башка тармакта да эшләдем. Хезмәт ветеранымын.
– Шигъриятнең көче нәрсәдә дип уйлыйсыз?
– Шигъриятнең салкын акыл белән генә ирешеп булмый торган серләре бар. Шагыйрь хис һәм фикер гармо­ниясенә ирешә алса, димәк, аның иҗаты укымлы, чөнки уй-фикерең күңелеңнең иң изге, иң саф хисләре белән чолганганда гына үтемлегә әверелә, укучыңны тетрәндерә. Ши­гырьләрдә моң яшәргә тиеш. Йө­рәкләрне җилкендерерлек, күз­ләрдән яшь чыгарырлык. Уй-хисләрең чын, ихлас икән, алар халыкка барып җитәргә хокуклы.
Мин үз шигырьләремнең сыйфаты турында берни әйтә алмыйм, анысы укучы хөкемендә. Тик шунысын тәгаен беләм: кешеләрне шигырьле итү – иманлы итү ул! “Җырлы җанда кояш баемый”, – дигән бер акыл иясе.
– Иҗатыгызның төп темасы нинди?
– Төп темаларымның берсе – мәхәббәт. Туган җиргә, илебезгә, илаһи табигатебезгә, әти-әниемә, туганнарыма, дусларыма. Ике канатым – Илеш һәм Дүртөйлегә багышланган шигырьләрем бихисап. Шигырь­ләремдә – фәлсәфи уйлануларым да, якты өметләрем дә.
– Сез җитәкләгән “Әллүки” фольклор ансамбле күптән түгел 30 еллык юбилеен күркәм итеп билгеләп үтте. Халкыбызның энҗе-мәрҗәндәй җырларын, матур гореф-гадәтләрен, йолаларын саклауга, тергезүгә хезмәт итүче ан­самблегезгә нинди киләчәк юрыйсыз? Яшьләр киләме аңа?
– “Әллүки”гә нигез салынганнан бирле мин аның белән. “Онытылмасын халкым моңнары” дигән девиз белән иҗат итәбез. Безнең сафларда лаеклы ялдагы ханымнар, агинәйләр генә түгел, үсеп килүче буын вәкилләре, мәктәп укучылары да бар. Мисал өчен, минем оныгым София Сәитова һәм аның ахирәте Ландыш Гарифуллина чыгышларыбызны скрипка моңнары белән бизи, алар музыка мәктәбенең скрипка һәм фортепиано сыйныфын “бишле” билгеләренә генә тәмам­ладылар. Яшь буын күңелендә халкыбыз моңнарына сөю тәрбияләү максатында мәктәпләрдә, балалар бакчаларында еш чыгыш ясыйбыз, йолаларыбызны сәхнәләштереп күрсәтәбез. Мин “Әллүки”гә озын, бәхетле гомер юрыйм.
– Туган төягегез – Илеш районының Этәй авылы белән дә элемтәләрне өзмисез. Белүемчә, Сез Этәй мәктәбе укучылары өчен үз премиягезне булдырып, аны инде дистә елга якын укуда иң алдынгы булган балаларга тапшырып киләсез.
– Әйе. Адәм баласы беренче тапкыр тәпи баскан төбәгеннән өзелмәскә тиеш. Туган авылыма мөмкинлек бул­ган саен кайтырга тырышам. Аннан күңелемә илһам алып, яшәреп киләм. Аллаһка шөкер, туган нигезебез исән: гомер буе хәрби диңгезче булып хезмәт иткән энем Фәрит, лаеклы ялга чыккач, җәмәгате Ирина белән Этәйгә кайтты, якты, матур йорт салды, кош-корт, яшелчә, җиләк-җимеш үстереп, гөрләтеп дөнья көтәләр.
– Киләчәккә нинди багланыш белән яшисез?
– Киләчәккә якты планнар бихисап. Сәламәт булып, яңа иҗат үрләрен яулау, балаларым, алты оныгым белән һәр туган көнгә сөенеп гомер кичерү, изге эш-гамәлләрем белән дөньяны матурлап яшәү!
– Фәһемле әңгәмә өчен рәхмәт! Барлык ниятләрегез чынга ашсын!

Әңгәмәне “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе Миләүшә Латыйпова оештырды.
 
 
Рәсемдә: Светлана Васикова.

Автор фотосы.
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас