Яңа ел бәйрәмнәре һәм корпоративлар чоры якынлаша. «БИЗНЕС Online» басмасы татар җырчыларының Яңа ел гонорарларын барлаган. Анда язылуынча, бәяләр мондыйрак:
Элвин Грей 45 минутлык чыгышы өчен 1,5 млн сум ала. Яңа ел төнендә булса - 2,5 миллион сум.
Фирдүс Тямаев – бер сәгать өчен 600–700 мең сум.
Ришат Төхвәтуллин Алиясез генә чыгыш ясый һәм 500 мең сумга килә.
Салават Фәтхетдинов – баянчысы белән бергә нибары 300–350 мең сум.
Айдар Галимов та шулай ук — 350 мең сум.
Гүзәл Уразованың корпоратив чыгышы 350–400 мең сум торачак.
Илдар Хәкимов белән килсә, ике тапкыр күбрәк.
Илсөя Бәдретдинова үзе генә килсә, 150 мең сум. Төркем белән – 350 мең сум.
Сәидә Мөхәммәтҗанова Казанда 30 мең сумга чыгыш ясый, читтә булса кыйммәтрәк.
Эльмира Калимуллинаны өч җыр башкарырга 250 мең сумга чакырырга мөмкин.
Филүс Каһировның бәясе 150-200 мең сум.
Иркә 150 мең сумга чыгыш ясый ала.
Алинә Шәрипҗанованың Яңа ел гонорары 100-150 мең сум.
Данир Сабиров 4-5 сәгатьлек мәҗлесне 400 мең сумга алып барырга риза.
Айдар Садыйков 30-70 мең сумга йөри.
Әлеге саннар үзгәрергә мөмкин. Әйтик, кайсы шәһәр, ничә кешелек мәҗлес, төркем белән киләсеме яки үзеңә генәме, җомга көн корпоративымы, әллә дүшәмбеме һ.б. һ.б.
фото: мк.ру