-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Ходай ничек язган, шулай булыр..."

Моннан берничә ел элек аерылган Руслан Кираметдинов гаилә корырга җыенамы әллә?

"Ходай ничек язган, шулай булыр..."
"Ходай ничек язган, шулай булыр..."

Юк икән. Ул әлеге мәсьәләдә ашыкмаячагы турында әйткән. Җырчы бу юлы сак булачак. «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруында ул шулай дигән. 

"- Сине сәхнәдә буйдак дип игълан иттеләр. Шулай да сорыйм әле - буйдакмы соң син?
- Буйдак әле, буйдак.

- Димәк, кызларның өметләре бар әле.
- Бар өметләре. Йөрәгем буш. Гаилә корырга ашыкмыйм. Бөтен нәрсәне акыл белән уйларга кирәк. Аннары, мин хатын-кыз артыннан чаба торган кеше түгел. Аллаһы Тәгалә ничек язган - шулай булыр ул. Иртәгә нәрсә буласын да белмибез", - дигән җырчы.

Шулай да, Руслан социаль челтәрләргә кызлар белән төшкән фотоларын урнаштырагалый.  Мондый егет ялгыз булмас инде.

Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: