"Казан концертларын үткәрәбез дә, аннары кайсы кунак ничек булды... гапьләшеп утырабыз", - дип сөйли Данир. Башта Гөлия апасыннан, аннары хатыны Миләүшәнең әнисеннән концертның ничек үтүен сорый. "Күңелле булды, эчтек", - дип җавап бирә әбисе. Әйткәндәй, бу вакытта Данир аңа матур итеп "әни" дип дәшә.
Гаиләсенең көлешкәненә җавап итеп: «Аның каравы, дөресен әйтәм. Анда бөтен кеше дә эчте инде, без генә түгел», – дип тә өсти әбисе.
«Теща әйтсә, бәреп әйтә инде ул минем», – дип җөпләп куя аның сүзләрен Данир Сабиров.
Чынлап та, концертлар шулай узамыни ул хәзер? Салгалаштыралармыни? Алай концертның ямен күреп буламы соң ул?
Фото: артистның шәхси аккаунтыннан